Якты юлдан
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 июль 2021, 12:30

Йолдызнамә | 19–25 июль

Кучкар (21.03 – 20.04) Бу чорда ничек тә күбрәк ял итәргә тырышыгыз. Алга таба ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләвегез шуңа бәйле булачак. Әҗәткә бирмәгез, хәтта якыннарыгызга да. Чакырылган җиргә бармыйча калмагыз – бик кирәкле кешеләр белән танышачаксыз. Атна ахырында җиңелчә генә тәнкыйть сүзләре ишетергә мөмкинсез.

Йолдызнамә | 19–25 июль
Йолдызнамә | 19–25 июль
Йолдызнамә | 19–25 июль
Йолдызнамә | 19–25 июль

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Ялгызларны бөтен тормышын баштанаяк үзгәртердәй танышу көтә. Ниһаять, алар бәхеткә тиенәчәк. Тик ашыкмаска кирәк. Сабырсызланмасагыз, сезгә ничек кирәк – шулай булачак. Бәхетнең төп ачкычы нәкъ менә шул сыйфатка бәйле хәзер.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Сезне бик уңышлы чор көтә. Иң элек эш мәсьәләләренә кагыла бу. Җитәкчегез сезнең тырышлыкны күрмичә калмаячак. Бу коры мактауга гына кайтып калмыйча, хезмәт хакында да әйбәт кенә чагылыш табачак. Сөеклегез дә куандырачак. Ничек итеп – анысы әлегә сер.

Кысла (22.06 – 22.07) Планлаштырылган эшләрегездә алга китеш булмаячак. Шуңа күрә ярдәм сорарга туры киләчәк. Ләкин кем туры килсә, шуңа ялына күрмәгез, бары тик күңелендә изгелек булганнарга гына мөрәҗәгать итегез. Ә андыйлар – сезнең тирәдә җитәрлек хәзер! Атна ахырында сөенечле вакыйгалар көтегез.

Арыслан (23.07 – 23.08) Шактый ук киеренке чор. Өйдә дә, эштә дә вак-төяк күңелсезлекләр, аңлашылмаучанлыклар булырга мөмкин. Онытмагыз, барысы да үзегездән тора! Юл куярга, кимчелекләрне күрмәмешкә салышырга, юкка-барга бәйләнмәскә – бу атнада иң мөһиме әнә шул.

Кыз (24.08 – 22.09) Тормышыгызны гадәти агымына борып җибәрү өчен байтак кына тырышырга туры киләчәк. Әмма хафаланырга, куркуга сабышырга кирәкми. Тыныч булсагыз, барлык кыенлыкларны үз файдагызга җиңел генә хәл итеп куячаксыз. Кайчагында авырлыклар, сынаулар аша да кичәргә кирәк, юкса тормыш тәҗрибәсе ничек туплансын ди?!

Үлчәү (23.09 – 23.10) Уяурак булыгыз: кемнәрдер, шаярган булып, сезнең тәгәрмәчкә таяк тыгарга тели бугай. Бу чорда һәр нәрсәгә юмор хисе белән карарга тырышыгыз. Эш көннәренең киеренкелегеннән котылу өчен шулай кирәк. Ял көннәрендә гаиләгез шатлыкка күмеләчәк.

Чаян (24.10 – 22.11) Моңа кадәр кулыгыз барып җитмәгән эшләрне башкарып кую өчен бик тә шәп вакыт. Атнаның икенче яртысында сөеклегез белән сүзгә керү ихтималы юк түгел. Тәнкыйтькә күз йомсагыз, аннан килеп, авызыгызны да белеп кенә ачсагыз, барысы да әйбәт булачак. Ә инде киресенчә икән, «җиңелү» ачысын тоярга әзер торыгыз.

Укчы (23.11 – 21.12) Атнаның беренче яртысында эшегезгә бәйле бик әйбәт бер яңалык көтегез. Икенче атнасының кичке сәгатьләрен өйдә тәртип урнаштыруга багышлагыз. Әйберләрне, документларны тәртипкә салганда, шәп кенә бер сюрпризга юлыгырга мөмкинсез.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Күпләр, матди хәле яхшырасын аңлап,  сөенеп бетә алмаячак. Көтелмәгән очрашу башыгызга мең төрле рәхәт уй китерәчәк. Төшемлерәк эш эзләүчеләр теләгенә ирешәчәк. Сәяхәткә чыгу, ял итү өчен дә әйбәт чор. Яңа максатларга һәм хыялларга илһам бирәчәк ул.

Сукояр (21.01 – 19.02) Бу чорда күңелегезгә нәрсәләрдер бигүк ошап җитмәсә дә, ни кызганыч, берни үзгәртә алмаячаксыз. Шуңа күрә тирән сулап куегыз да тынычланыгыз. Азрак аралашырга тырышыгыз. Бигрәк тә кара эчле, көнче кешеләр белән. Атнаның икенче яртысында кызыклы гына тәкъдим ясауларына әзер торыгыз.

Балык  (20.02 – 20.03) Үз көчегезгә ныклап ышанмыйча торып, теге яки бу эшкә алынмагыз. Йолдызлар якын киләчәк өчен әнә шундый кагыйдәне онытмаска  куша. Якыннарыгызга игътибарлырак булыгыз: аларга хәзер сезнең ярдәм кирәк. Атна уртасында сөеклегезнең бик әйбәт бер хәбәреннән мәмнүн калачаксыз.

https://vatantat.ru/2021/07/58897/

Фото: https://kakuznat.

 

Автор:
Читайте нас: