Халык аны юкка гына «99 авырудан дәвалау үләне», дип атамый. Аны бөрештерүче, ялкынсынуга һәм микробларга каршы чара буларак кулланалар. Халык медицинасында элек-электән вакланган сары мәтрүшкә яфракларын яраларга тизрәк төзәлсен өчен ябалар.
Сары мәтрүшкә җәй башында чәчәк ата. Аның составында дуплау матдәләре, эфир мае, глицерин, витаминнар бар. Төнәтмәсе бөер, ашказаны, эчәк, бавыр, үт куыгы авыруларына каршы, авыз куышлыгын чайкату өчен файдаланыла. Психикага яхшы тәэсир итә, депрессиядән котылырга ярдәм итә. Әмма сары мәтрүшкәнең төнәтмәсен озак эчәргә ярамый.
Ул шулай ук тиренең ультрашәмәхә нурларына сизгерлеген арттыра, шуңа күрә мәтрүшкә чәен эчкәннән соң, кояшта кызынмагыз. Тән температурасы, кан басымы югары булганда да, төнәтмәне эчми торырга киңәш итәләр. Башка дарулар эчкәндә дә тыелып торырга кирәк.
Сары мәтрүшкә күпләп үскән яланда көтү көтмәскә, чабылган печән арасында күренсә, алып ташларга кирәк. Аксыл төстәге малларның (сыерларның «Симменталь» токымы) агулануы күзәтелә. Температурасы күтәрелә, тире, борын, күз, авыз тирәләре шешенә, кысыла. Шешенгән урыннарда җәрәхәт барлыкка килмәсен өчен, малны тизрәк ышыкка, күләгәле урынга куарга, эчәргә су бирергә кирәк.
https://vatantat.ru/2021/07/29401/
Фото: https://kartoska.ru