Кышкылыкка саклар өчен 20 – 30 сантиметр озынлыкта кисеп алып, очырмада яки яхшы җиллләтелгән бинада киптерәләр. Бәйләме белән саклаганда – бер ел, ваклап, нык ябылган үтә күренмәс савытта тотсаң, өч елга кадәр яраклы була.
Зәңгәр мәтрүшкәнең файдасы ифрат зур. Ул ктабигый антибиоти булып санала. Составында корвалол, аскорбин кислотасы, дуплау матдәләре, эфир майлары күп. Ашказаны согы бүленеп чыгуны арттыра, тән температурасын төшерә, ютәлләгәндә ярдәм итә, артык холестеринны куа. Аны шулай ук нерв авыруларыннан да, кан басымы югары булганда, атеросклероздан һәм башка очракларда кулланалар. Хуш исле үсемлекне баш авыртканда эчәләр һәм йокысызлыктан җәфаланганда да файдаланалар, төнәтмәсе белән баш юалар. Теш сызлаганда чәйниләр. Элекке заманнарда мәтрүшкәне буыннар сызлаганда, тешләрне таштан чистарту өчен кулланганнар. Мәтрүшкәнең эфир мае кайбер «мазь»лар составына керә. Моннан тыш, аны сабынга, помадаларга, ислемайга хуш ис бирү өчен косметикада да файдаланалар.
Чыганак һәм фото: https://vatantat.ru/2021/07/29401/