Якты юлдан
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 июль 2021, 14:15

Халык синоптигы җәйнең икенче яртысы нинди булачагын фаразлады

Балтач районының Яңгул авылында гомер итүче Әмир Шәрәфиев быел ел фасыллары ашыга, ди.

Халык синоптигы җәйнең икенче яртысы нинди булачагын фаразлады
Халык синоптигы җәйнең икенче яртысы нинди булачагын фаразлады

– Сабан ашлыгын үстерә торган җылылар әле башлана гына. Әмма урып-җыюга чыктылар инде. Безнең якларга яңгыр җитми. Бу атна башында көткән идем мин аны. Казанда бераз явып киткән, безгә килмәде. Хәер, элеккеге төсле шифалы, җәйге яңгырлар юк инде ул. Хәзер яңгыр килә, дулап китә. Тыныч кына итеп яуганы бик сирәк, – ди синоптик. – Бәрәңге чәчәк ата алмыйча утыра. Яңгыр кирәк тә кирәк. Бар өмет июль аенда. Август коры булачак. Көзнең иртәрәк килүе һәм җылы булуы мөмкин. Сентябрь башларында кырау төшәр дип уйлыйм. Ул төшсә, көз килә инде.

https://vatantat.ru/2021/07/58733/

Фото: http://etkul74.ru/

 

Халык синоптигы җәйнең икенче яртысы нинди булачагын фаразлады
Халык синоптигы җәйнең икенче яртысы нинди булачагын фаразлады
Автор:
Читайте нас: