«Әгәр без көнгә 15 литр борщ ашасак, бу безгә зыян китерәчәк, ә бер тәлинкә – юк. Шулай ук кофе белән дә» - дип аңлатты ул.
Белгеч көн саен әлеге эчемлекне ике-өч чынаяктан дә артык эчмәскә киңәш итте.
Хорошев билгеләп үткәнчә, кофе көчле тонуслы эффектка ия, шулай ук иммун системасына уңай йогынты ясый.
Шул ук вакытта, табиб аныклап узганча, кайбер авырулар булганда, кофе кулланудан тыелып тору яхшырак. Инсульт, киң миокард инфаркты кичергән, корсак аортасы аневризмын дәвалаучы, шулай ук артериаль кан басымыннан интеккән кешеләргә сак булырга кирәк.
https://aif.ru/health/kardiolog_rasskazal_o_polze_ezhednevnogo_upotrebleniya_kofe
Фото: https://i.ytimg.com