Якты юлдан
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 июль 2021, 10:00

12-19 июльгә йолдызнамә

Йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

12-19 июльгә йолдызнамә
12-19 июльгә йолдызнамә

КУЧКАР. Бу атнада йолдызлар Кучкарларга гаилә эшләрендә уңыш вәгъдә итә. Торак һәм гаилә мөнәсәбәтләре белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүгә игътибарны юнәлтегез. Бу чорда башланган ремонт тиз төгәлләнәчәк, финанс чыгымнары да артык күп булмас.

ҮГЕЗБОЗАУ. Әйләнә-тирәдәгеләр белән мөнәсәбәтләр җайга салыныр. Якыннарыгыз белән уртак тел таба алырсыз, сезгә кирәкле кешеләр үзләре сезне эзләп табар.

ИГЕЗӘКЛӘР. Матди проблемалар җайлы гына хәл ителер. Йолдызлар һөнәри эшчәнлектә уңышлар вәгъдә итә. Хезмәт хакыгыз артыр яки күп итеп акчалата премия бирерләр.

КЫСЛА. Шәхси үсештә шактый алга китеш сизәрсез. Яшьләр башкалар ягыннан контрольгә мохтаҗ булмауларын, үз проблемаларын үзләре хәл итә алуларын аңлар.

АРЫСЛАН. Бу атнада Арысланнар серле эшләргә тартылыр. Мөгаен, эзотерик фәннәр яки вакыйгаларга йогынты ясарга мөмкинлек бирүче магия белән кызыксынып китәрсез. Бәлки, детектив әдәбият белән мавыгырсыз, хәтта үзегез дә тикшеренү алып бара башларсыз.

КЫЗ. Күп кенә Кызларның бу атнада кәефләре күтәренке булачак. Мөгаен, бу күптәнге хыялыгызның чынга ашуы белән бәйле булыр. Бу чорда фикердәшләр эзләү теләге артыр.

ҮЛЧӘҮ. Үз алдына зур максатлар куйган, аларга ирешү өчен ныклап тырышкан Үлчәүләргә уңыш елмаер. Барлык киртәләрне җиңеп, яңа горизонтлар ачуга ирешерсез. Бу һөнәри эшчәнлектә аеруча сизелер.

ЧАЯН. Бу атнада абруегыз артыр, әйләнә-тирәдәгеләрнең хөрмәтен яуларсыз. Йолдызлар үз алдыгызга зур максатлар куярга, аларны тормышка ашыруда кыюлык күрсәтергә киңәш итә. Чөнки, нәрсәгә сәләтле булуыгызны белер өчен, чынлап торып эшләп карарга кирәк.

УКЧЫ. Бу атнада Укчылар финанс бурычлары белән бәйле мөһим мәсьәләләрне уңышлы гына җайга салуга ирешерләр. Җыйган акчагызны отышлы проектка кертү мөмкинлеге туар. Мәсәлән, торак шартларыгызны яхшыртырга теләсәгез, ипотека кредиты алырга яки акчагызны торак төзелешенә тотарга мөмкин.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Никахта яки бизнестагы партнёрлык мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен яхшы атна. Бар җирдә дә башлап йөрмәсәгез дә була. Чөнки партнёрыгызның эшләре уңышлы барыр, аңа комачауламагыз, иң яхшысы –  аның артыннан иярегез, тәкъдимнәрен хуплагыз.

СУКОЯР. Бу атна һөнәри эшчәнлектәге уңышларыгыз белән истә калыр. Агымдагы проектларны уңышлы төгәлләрсез, яңа вазифага билгеләнерсез. Эш эзләүчеләр үзләренә туры килә торган эш урыны табар. Хезмәт хакы да, вазифалар да канәгатьләндерер.

БАЛЫК. Бу атнада сөенечле хәлләр, яңалыклар ихтималы зур, күңелегездә иртәгәге көнгә ышаныч туар. Гашыйк булучылар моны аеруча тояр. Мәхәббәт аңлатулар, бүләкләр, күңелле сюрпризлар, бәйрәмнәр көтелә.

http://bavly-tat.ru/news/yoldyzlar-farazy/12-19-iyulg-yoldyznam

Фото: https://pronedra.ru

 

12-19 июльгә йолдызнамә
12-19 июльгә йолдызнамә
Автор:
Читайте нас: