Якты юлдан
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 июль 2021, 09:30

Киләчәк буыннар өчен кадерле һәм мөһим

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәл Тулбайның бизәге булды.

Киләчәк буыннар өчен кадерле һәм мөһим
Киләчәк буыннар өчен кадерле һәм мөһим

Безнең районда Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан күп кенә торак пунктларда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләрне яңарту һәм реставрацияләү зур патриотик акция булды. Шунысы куанычлы,бу әле үзенең лаеклы дәвамы бар. Димәк, бу эштә нокта куярга иртә. Ә иң мөһиме: элек обелискларда һәлак булган солдатларның һәм офицерларның фамилияләре һәм исемнәре генә булса, хәзер инде сугыштан исән кайткан якташларыбызның да исемнәре бар.

— Совет чорында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлләр нигездә үзәк усадьбаларда куелды, гәрчә бу куркыныч сугыш безнең районның барлык авылларының килгән һәр гаиләсенә кагылса да, — ди Тулбай авылы клубы мөдире Нурия Хисамова. — Безнең авыл зур һәм данлыклы «Демский»совхозының өченче бүлегенә карый иде. Тулбайдан фронтка 76 кеше киткән, 32се исән-сау кайткан. Сугыш ветераннарын ел саен 9 май көнне Демский авылында бәйрәм тантанасына йөзгә якын кеше җыела иде. Ә хәзер беркем дә калмады, хәтта сугыш чоры балалары да аз. Безнең Тулбайда хезмәт ветераннарының сигезе генә бүгенге көндә «сугыш балалары»категориясенә тиңләштерелгән булып санала.

Нурия Хисамова авыл уртасында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәлнең ничек торгызылуы турында җентекләп сөйләде. Иң элек гражданнар җыенында Анна Хөснуллина, Ольга Арысланова, Евгений Семенов, Нурия Хисамова һәм авыл старостасы Федор Казанцев составында инициатив төркем төзелде. Авыл җыены төркем рәисе итеп җирле инициативалы крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Рафил Арсланов сайланды. Бу төркем 2021 елның февраленнән башлап, максатчан эш алып барды. Сугышта катнашкан һәр кеше турында хәрби комиссариат мәгълүматларыннан, «Хәтер» китабыннан, авыл өлкәннәреннән сорашып белешүләрдән тупланган. Төзелеш эшләренә акча җыю башланды. Кыска гына вакыт эчендә 311, 5 мең сум акча җыеп алынды. Авыл халкы һәм анда туып-үскәннәр бу изге эшкә бик теләп кушылды.

Тантанага Уфада нефть университетында укучы Африкадан Конго егете Махюс Самба килгән иде. 

Владимир СМОЛОВ.

Автор фотолары.

(Тулысынча "Якты юлдан" гәзитенең 9 июлендә чыккан 28нче санында укыгыз).

Киләчәк буыннар өчен кадерле һәм мөһим
Киләчәк буыннар өчен кадерле һәм мөһим
Киләчәк буыннар өчен кадерле һәм мөһим
Автор:
Читайте нас: