Якты юлдан
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 июль 2021, 11:16

8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Хөрмәтле Бишбүләк районы халкы!

Сезне Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйбыз!

Бу искиткеч бәйрәм православие изге Петр һәм Февронияне искә алу көненә туры китерелгән. Аларның тормыш юлы хәзер дә бер-береңә мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге булып тора.

Безнең район һәрвакыт ныклы гаилә традицияләре белән дан тоткан. Гаилә, мәхәббәт, тугрылык, туганнар һәм якыннар турында кайгырту — һәрберебезнең тормышында төп кыйммәтләр.

Күп балалы, тәрбиягә бала алган гаиләләргә җан җылысы, ата-аналар хезмәте, сабырлыклары һәм кайгыртучанлыклары өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Ә яшь гаиләләргә озак еллар дәвамында сафлык һәм ихлас мөнәсәбәтләрне саклаучылардан, данлы гаилә традицияләрен саклаучылардан үрнәк алуларын телибез.

Бу көнне район халкына бәхет һәм чәчәк атуын, якыннарының җылысын һәм иминлек телибез! Үзара аңлашу, зирәклек, сабырлык һәм бер-берегезгә игътибар сезне беркайчан да ташламасын!

Район Советы рәисе Ю.Г. ПАВЛОВ.

Район хакимияте башлыгы А.М. ЗАРИПОВ.

Фото: https://sun9-70.userapi.com

 

8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
Читайте нас: