Якты юлдан
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 июль 2021, 11:20

СИН ГАИЛӘДӘ НИЧӘНЧЕ БАЛА?

Киләчәктә нинди һөнәр сайлау баланың тууына да бәйле.

СИН ГАИЛӘДӘ НИЧӘНЧЕ БАЛА?
СИН ГАИЛӘДӘ НИЧӘНЧЕ БАЛА?

Бөекбритания галимнәре тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча, баланың гаиләдә ничәнче булып тууы һәм аның киләчәктә нинди һөнәр сайлавы арасында тыгыз бәйләнеш бар.

Кешенең киләчәге, шулай ук һөнәр сайлавы, баланың гаиләдә берүзе яки бертуганнары булу-булмавына, ничәнче булып тууына да бәйле икән. Галимнәр бик күп билгеле шәхесләрнең һәм гади кешеләрнең тормышын тикшергән. Һәм кызыклы нәтиҗәләр ясаган: гаиләдә беренче булып туган бала күпчелек очракта фән һәм техника белән кызыксына. Фән белән шөгыльләнүче билгеле кешеләрнең күпчелеге — гаиләдә беренче бала. Шулай ук, алар музыкант яисә астронавт карьерасын сайлый.

Икенче булып туган балалар чын мәгънәсендә карьера ясый һәм җитәкче вазыйфасына күтәрелә. Психологлар моны әти-әни игътибарын яулау өчен бала вакыттан ук лидерлыкка омтылу белән аңлата. Шулай ук, алар яхшы дипломатлар.

Төпчекләр күпчелек очракта иҗат кешеләре булып китә, иҗади һөнәрләр сайлый.

https://alluki.rbsmi.ru/articles/bel-se-kil-me/Sin-gail-d-nich-nche-bala-843818/

 

СИН ГАИЛӘДӘ НИЧӘНЧЕ БАЛА?
СИН ГАИЛӘДӘ НИЧӘНЧЕ БАЛА?
Читайте нас: