Якты юлдан
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 июль 2021, 11:30

Җиләк җыючыга 10 киңәш

Татар блогеры Данил Сәфәровның киңәшләренә колак салыгыз.

Җиләк җыючыга 10 киңәш
Җиләк җыючыга 10 киңәш

1. Эре җиләк җыегыз, вагына кызыкмагыз. Савытны күп җиләк түгел, эре җиләк тутыра.


2. Килеп туктаган җирдә үк юк-бар җиләккә алданмагыз. Башта урынын, “утравын” табыгыз.


3. Җиләк көтү йөргән җирдә күп була. Сыер тизәге җиләк орлыгын тарата.


4. Печән зур җирдә җиләк эрерәк. Печәнсез җирдә - вак һәм тиз кибә.


5. Җиләкне тауга каршы җыеп менегез. Шул очракта җиләге дә яхшырак күренә, савыт тотарга да уңайлы.


6. Киң савыт кулланыгыз. Кәстрүл чиләккә караганда яхшырак. Беренчедән, җиләге изелми. Икенчедән, тауда аумый.


7. Җиләкнең берсен дә капмагыз. Кайткач ашарсыз. Җыйганда берсен капсагыз, автоматик рәвештә иң эреләрен авызга салып барачаксыз.


8. Киемегез ачык булмасын. Черки-кигәвеннән селтәнү җиләк җыюның тизлеген бермә-бер киметә.


9. Кесәгездә телефон, машина ачкычы кебек әйбер булмасын. Болында югалтсагыз, җиләк җыюыгыз бик озакка сузылырга мөмкин.


10. Тырнакларыгызны минем хатын кебек җиләк төсенә буямагыз, ди@danilsafaroff

https://www.instagram.com/p/CQvZ__prTci/

Фото: http://i.mycdn.me/

 

Җиләк җыючыга 10 киңәш
Җиләк җыючыга 10 киңәш
Читайте нас: