Якты юлдан
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 июнь 2021, 13:58

Йолдызнамә | 28 июнь – 4 июль

Фаразларга колак салыгыз. Бәлки туры килер...

Йолдызнамә | 28 июнь – 4 июль
Йолдызнамә | 28 июнь – 4 июль
Йолдызнамә | 28 июнь – 4 июль
Йолдызнамә | 28 июнь – 4 июль

Кучкар (21.03 – 20.04) Хезмәттәшләрегез, җитәкчегез белән, гомумән, яше һәм вазыйфасы буенча сездән югарырак торучылар белән мөнәсәбәтләр игътибар үзәгендә калачак. Үзегез аз белгән мәсьәләләргә тыгылмаска! Эшегезгә дә, шәхси тормышыгызга да кагыла бу. Читтән генә күзәтеп торсагыз, әлегә шул артыгы белән җитә.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Ялгыш гамәлләрне төзәтергә беркайчан да соң түгел, дип искә төшерә йолдызлар. Атнаны шуннан башлап җибәрегез – үкенмәячәксез! Гомумән алганда, бу чор җан тынычлыгы, күңел көрлеге алып киләчәк. Атна ахырында күңел кылларын тибрәтердәй вакыйгалар булачак.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Хезмәт урынында зур гына өмет-ышанычлар уятырдай хәлләр көтегез. Барлык эшләрегезгә ирек куелачак, теләкләрегез шундук үтәләчәк. Тик артыгына исәп тотмыйча, башкаларның да мәнфәгатьләрен исәпкә алырга онытмагыз. Юкса тапканыгызның бәрәкәте булмаячак, күңел тынычлыгы югалачак.

Кысла (22.06 – 22.07) Әллә ни зур үзгәрешләр көтелмәсә дә, бу көннәрдәге вакыйгалар үзегезне уйга салыр. Аларга этәргеч булып сөеклегезнең авызыннан чыккан тупасрак сүзләр яки балагызның сәеррәк гамәлләре торыр. Бу чорда үз эшләрегез белән бик мавыгып китеп, якыннарыгыз турында онытып җибәрә күрмәгез, юкса «баш авырту»лар тынгылык бирмәячәген белеп торыгыз.

Арыслан (23.07 – 23.08) Эшләрегез, нерв күзәнәкләрен талкымыйча, бик җайлы барыр. Әҗере дә әйбәт булыр. Әле тагын көтмәгәндә генә үзегезгә ярдәм итәргә атлыгып торучылар да барлыкка килер. Кыскасы, атна буе күтәренкелектә йөрү бәхете елмаер.

Кыз (24.08 – 22.09) Көч-куәтегезнең ташып торуы хезмәттәшләрегез арасында үзегезне бер башка өстенрәк тоюга китерер. Гаиләгезгә кагылышлы күңелле генә сюрпризлар булыр. Атна уртасында көтелмәгән җирдән акча керер.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Артыгын уйламыйча, бүгенгесе белән генә яшәргә тырышыгыз. Бу атнага берни дә планлаштырмагыз: үзегезгә бәйсез сәбәпләр планнарыгызны үзгәртеп торуга китерер. Эш буенча күп йөрергә, дәрәҗәле агайларның ишекләрен шакырга туры килер. Ял көннәрендә яхшы хәбәрләр ишетелер.

Чаян (24.10 – 22.11) Тормышыгызга үзгәреш җилләре алып килердәй бик мөһим чор. Яңа вазыйфага күтәрелү яки бөтенләй дә башка эш урынына күчү ихтималы зур. Ялгызлар арасында, ниһаять, үз тиңнәрен табып, гаилә корып җибәрүчеләр күп булыр. Телефон аша ирештерелгән хәбәр күңелегезне тынычландырыр.

Укчы (23.11 – 21.12) Әллә ни зур планнар корып, баш катырмагыз: барыбер сез уйлаганча барып чыкмаячак. Ә менә плансыз гына башкарылган эшләр, ни гаҗәп, искиткеч шәп нәтиҗәләре белән куандырачак. Дусларыгыз арасыннан берсе дәрәҗәле, акчалы эш тәкъдим итәчәк. Әйе, ди әйтү хәерлерәк: сезнең кулдан килмәстәй эш түгел…

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Тәвәккәл таш яра. Менә хәзер сезнең шул «таш»ны ярыр чагыгыз. Шулай икән, бернидән шикләнмичә, алга! Алдыгызда искиткеч зур мөмкинлекләр ачылачак, тормышыгызны уңай якка борып җибәрердәй очрашулар булачак. Дөрес, кайбер фикерләрегезне үзгәртергә туры киләчәк. Аның каравы тормыш-көнкүрешегез күзгә күренеп яхшырачак.

Сукояр (21.01 – 19.02) Мәшәкатьле, тынгысыз, ыгы-зыгылы чор. Күңелегезне төрле шикләнүләр каезларга мөмкин. Үлчәүнең бер тәлинкәсендә – карьера һәм баш әйләндергеч уңышлар, икенчесендә – гаилә иминлеге. Шуларның берсенә өстенлек бирергә туры килер. Йөрәгегез ни кушса, шуны эшләгез – үкенмәячәксез.

Балык  (20.02 – 20.03)  Бу атнада телгә осталыгыгыз бик тә ярап куяр. Шуның нәтиҗәсендә теләсә кем белән уртак тел табып, шактый ук четерекле хәлләрдән җиңел һәм югалтуларсыз гына чыгарсыз. Шул ук вакытта акча мәсьәләсе дә бик җайлы хәл ителер. Өстәвенә әле атна ахырында якыннарыгыздан әйбәт кенә хәбәрләр килеп ирешер.

https://vatantat.ru/2021/06/57421/

Фото: https://avatars.mds.yandex.net

 

 
Читайте нас: