Алар Рубежная урамындагы Яшь профессионаллар паркының төп ярыш мәйданчыгын караячак. Шулай ук республика Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендәге Башкортстан Республикасы ягыннан оештыру комитеты белән киңәшмә, Милли финалга әзерлек барышы турында фикер алышу да үтте.
- Әлеге чемпионат - республикада быел үтәчәк иң җитди чараларның берсе. Билгеле, аңа әзерлек тә җитди. Без атна саен моны тикшереп торабыз. Шулай да коронавирус таралу сәбәпле, катлаулыклар бар. 21-25 июльдә без бу чараны үткәрә алырбызмы? Бу да көнүзәк мәсьәлә, - диде ул.