Якты юлдан
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 июнь 2021, 11:06

Табиблар тозның сәламәтлек өчен куркыныч булуы турында кисәтте

 Тозны кирәгеннән артык куллану онкологик авырулар яки инсульт сәбәбе булырга мөмкин. Бу хакта табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Табиблар тозның сәламәтлек өчен куркыныч булуы турында кисәтте
Табиблар тозның сәламәтлек өчен куркыныч булуы турында кисәтте

«Без бер җан башына 12 грамм аш тозы кулланабыз, ә норма буенча биш грамм тиеш. Ә гипертоникларга һәм 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә 2,5 грамм аш тозы гына ярый», — диде Мясников «Россия 1» телеканалы эфирында.

Аның сүзләренчә, тәүлеклек норманы арттыру төзәтеп булмаслык нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

«Организмдагы артык тоз туплану яман шеш китереп чыгарырга, инсультка сәбәп булырга мөмкин», — диде табиб.

Мясников хәбәр иткәнчә, көндезге рационнан тозның шактый өлешен алганнан соң ул сирәгрәк шешенә башлаган.

Шулай ук белгеч натрий запасларын тулыландыру өчен тозны алмаштыру мөмкин булуы турында сөйләде. «Ярар, бөтенләй тозсыз яши алмыйсыз икән, әлегә гипонатрий тозы белән алмаштырыгыз. Әмма тозны бөтенләй кулланмагыз, тегесен дә, монысын да сатып алмагыз», — дип киңәш бирә белгеч.

https://tatar-inform.tatar/news/health/28-06-2021/tabiblar-tozny-s-lam-tlek-chen-kurkynych-buluy-turynda-kis-tte-5828420

Фото: https://2x2.su

 

Табиблар тозның сәламәтлек өчен куркыныч булуы турында кисәтте
Табиблар тозның сәламәтлек өчен куркыныч булуы турында кисәтте
Читайте нас: