Якты юлдан
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 июнь 2021, 12:54

Кыяр яхшы уңыш бирсен өчен нишләргә?

Кыяр температура режимына бик таләпчән. Алар җылы һәм дым ярата.

Кыяр яхшы уңыш бирсен өчен нишләргә?
Кыяр яхшы уңыш бирсен өчен нишләргә?

Суның температурасы 25 градустан ким булырга тиеш түгел. Уңыш бирә башлагач,суны күбрәк сибә башлагыз (1 кв метрга 6-12 литр). Ачык грунттагы кыярга суныкич белән, теплицадагыларга иртән сибәргә кирәк.

Сезон буена алты-сигез тапкыр тукландырыгыз. Беренчесен – чәчәк атаралдыннан, калганнарын һәр ун-унбиш көн саен уңыш бирә башлагач. Органикашлама итеп кош тизәге (1 өлешкә 25 өлеш су) яки сыер тизәген (1 өлешкә 10 өлешсу) кулланалар. Минераль ашлама да файдаланыла: 10 литр суга 15-20 гр мочевинабелән 50 гр көл.

Кыяр мыекларын алып торыгыз, чөнки туклыклы матдәләрне алып торалар.Өлгергән кыярларны гел җыеп торыгыз. Картайган һәм авыру яфракларын өзепалыгыз.

Фото: /pixabay.com

Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/kyyar-yakhshy-uysh-birsen-chen-nishlrg

 

 

 
 
 
Кыяр яхшы уңыш бирсен өчен нишләргә?
Кыяр яхшы уңыш бирсен өчен нишләргә?
Читайте нас: