Якты юлдан
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 июнь 2021, 09:44

Июль аеның беренче яртысына сынамышлар

Июль эссе булса, декабрь суык килә. Әгәр июль иртәсендә томан суга таралса, яхшы һава торышы көт. Салават күпере кызарып, төньяктан көньякка таба сузылса - хәвеф билгесе.

Июль аеның беренче яртысына сынамышлар
Июль аеның беренче яртысына сынамышлар
Июль аеның беренче яртысына сынамышлар
Июль аеның беренче яртысына сынамышлар

Әгәр иртән чык булмаса, кичкә яңгыр явачак.
Июль иртәсендә җылы яңгыр явып китсә, көндез һава торышы яхшы булыр.

Әгәр июльдә билчән күп икән - суык кыш көтегез. Кузгалак күп булса, кыш җылы килер.
Үрмәкүч оясыннан чыгып, яңа ятьмә үрә икән, яхшы һава торышына.
Карлыгачлар очканда, канатлары белән суга тиеп алсалар - яңгырга.
Каргалар күктә очып уйнасалар - хәвефкә ишарә.
 

Һәр көнгә халык сынамышлары

1 июль - Кояш алтынсу-сары, алсу шәүлә белән байый икән, яхшы һава торышына. Айның яшел төскә керә башлавы - көчле корылык килү билгесе.
2 июль - Ай мөгезенә "чиләк элеп" булса - көннәр коры торыр. "Чиләк элеп" булмаса - яңгырга.
3 июль - Әгәр бу көнне үрмәкүч ятьмәләрен таратмаса, яңгыр явар. Тагын үрә башласа, һава торышы яхшыга үзгәрә.
4 июль - Әгәр җил төшкә кадәр бер якка исеп, төштән соң юнәлешен борса, көннәр әйбәт торыр.
5 июльдә яңгыр яуса, икмәк уңар.
6 июльдә сандугач тавышы ишетелмәсә, арпа суктыра башларга мөмкин.
7 июльдә мул чык - мул кыяр уңышына.
8 июльдә яңгыр явып үтсә, умартачылар өчен уңышлы ел: бал уңа.
9 июльдә яңгыр яуса, сентябрь ае буе яңгырлы булыр. Әгәр көн кояшлы булса, бер атна буе шундый һава торышы сакланыр.
10 июльдә яңгыр яуса, Әбиләр чуагы "елак" булыр.
11 июльдә урман тавышсыз гына шауласа - яңгырга. Яңгырга 3-4 көн кала өрәңге яшь коя башлый.
12 июль - Питрау. Бу көннән соң үсемлекләр үсүдән туктый. "Питрау җитте - җәй үтте" дигән гыйбарә дә бар. Бу көнне яңгыр яуса, иген уңмый дип саныйлар.
13 июль - Күке кычкыруын дәвам итсә, җәй матур һәм озак килә, кар соң төшә. Бу көннән соң күке тавышы тынса, кыш иртә килер.
14 июльдә йолдызлар җемелдәшеп, иртән болытлар күренсә - көчле яшенгә.
15 июльдә агачларда сары яфраклар күренсә, иртә көз һәм кышка. Суда сазан уйнаса, җәйнең икенче яртысы матур килер.

http://muslumirc.ru/news/stati/iyul-aena-synamyshlar

 

Читайте нас: