Якты юлдан
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 июнь 2021, 13:30

ЭССЕДӘ ТУҢДЫРМА АШЫЙСЫЗМЫ?

Бу татлы ризыкны сайлаганда иң элек этикеткасына күз салыгыз.

ЭССЕДӘ ТУҢДЫРМА АШЫЙСЫЗМЫ?
ЭССЕДӘ ТУҢДЫРМА АШЫЙСЫЗМЫ?

Кызу көннәр дәвам итә. Шуңа да туңдырма яратучылар үзләренә рәхәтләнеп бәйрәм оештыра. Ләкин бу татлы ризыкны сайлаганда да бик сак булырга кирәк. Совет чорындагы эскимо кебек туңдырмалар бик юк инде хәзер.

“Эскимо” француз теленнән тәрҗемә итсәк, “эскимослар костюмына охшаган балалар комбинезоны” була икән. Шоколадлы шикәр ширбәтенә төренгән туңдырманы Америкада 1920 елда уйлап табалар, ә аның агач таякчыгы бары тик 1934 елда гына барлыкка килә.

Советлар Союзында бу туңдырма 1937 елда чыгарыла башлый һәм халыкның иң яраткан ризыгына әйләнә. Мәскәүдә эскимо сатып алыр өчен кешеләр берничә сәгатьләр буе чиратта тора. Әлбәттә, ул чорда туңдырма телне йотарлык тәмле була, чөнки ул чын сөттән эшләнә.

Бүген туңдырманы сайлаганда иң элек этикеткасына нәрсә язылганын укырга кирәк. ТУ хәрефләре язылган булса, акчагызны әрәм дә итмәгез. Мондый туңдырмада файдалы матдәләр бөтенләй юк, ә химикатлар, киресенчә, артыгы белән. Андый туңдырмага үсемлек майлары, барыннан да элек арзанлы пальма мае кушылган була.

ГОСТ билгесен тапсагыз, алдыгызда сөттән эшләнгән чын десерт дигән сүз. Ул тәмле генә түгел, файдалы да булыр.

https://alluki.rbsmi.ru/articles/bel-se-kil-me/Essed-tu-dirma-ashiysizmi-842233/

Фото: https://st2.depositphotos.com

 

ЭССЕДӘ ТУҢДЫРМА АШЫЙСЫЗМЫ?
ЭССЕДӘ ТУҢДЫРМА АШЫЙСЫЗМЫ?
Читайте нас: