Мирасын ул банкка салырга, ә шуннан килгән табышны Нобель фондына васыять итә. Шул акчалардан фән, әдәбият һәм дөньяның тынычлыгы өчен файда китергән кешеләргә премия тапшырылырга тиеш була.
Шундый адымны ул үзенең «үлеме» турындагы статьядан соң ясый. 1888 елда аны абыйсы белән бутап язып чыгалар. «Канлы миллионер», «Динамит короле», «Үлем белән сату итүче» дигән эпитетларны укыгач, Нобельнең үзеннән соң яхшы истәлек тә калдырасы килә.
Нобель премиясе ел саен тапшырыла. Фондның башлангыч капиталы – 31,6 миллион швед кронасы.
http://chelny-rt.ru/news/byrmnr/bgen-nobel-premiyasen-nigez-salyngan-kn
Фото: http://library.uspu.ru/