Якты юлдан
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 июнь 2021, 09:31

Шүлгәнташны чит ил туристларының да күрәсе килә

БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров эш сәфәре белән Бөрҗән районында булды. Анда ул «Шүлгәнташ» тарихи-мәдәни комплексы төзелеше барышы белән танышты.

Шүлгәнташны чит ил туристларының да күрәсе килә
Шүлгәнташны чит ил туристларының да күрәсе килә
Шүлгәнташны чит ил туристларының да күрәсе килә
Шүлгәнташны чит ил туристларының да күрәсе килә

«Капитал Строй» оешмасы генераль директоры Алексей Лисин, фәнни-җитештерү үзәге директоры Данир Гайнуллин һәм Бөрҗән районы хакимияте башлыгы Газиз Манапов Андрей Назаровка «Шүлгәнташ» тарихи-мәдәни комплексы төзелешенең барышы турында сөйләделәр һәм объектны инфраструктура белән тәэмин итү турында фикер алыштылар.

Подрядчы оешма вәкилләре Премьер-министрны быел 1 августка объектта барлык эчке эшләр тәмамланачак, дип ышандырдылар. Инде 1 сентябрьгә төзүчеләр эшләрне тулысынча тәмамларга планлаштыралар. Шулай итеп,  Республикасы көненә диярлек уникаль тарихи объект әзер булачак.

‒ Мин инде өченче тапкыр килдем Шүлгәнташка һәм һәркайсында үзем өчен ниндидер яңалык ачам. Аңлаган кешеләр өчен - ул дөнья күләмендәге шедевр. Бигрәк тә мәгарәнең беренче катындагы рәсемнәргә карап шаккатырлык. 4 ел элек кенә галимнәр 18-19 мең ел элек төшерелгән дөя рәсемен ачтылар. Без дөнья тарихы белән янәшә яшибез, ул безгә моннан 15-20 мең ел элек булганын, биредә нинди кешеләр яшәгәнлеген аңларга мөмкинлек бирә. Музей комплексы ачылу белән чит ил туристлары һәм белгечләре агымы артыр дип ышанам. Бу юнәлеш ЮНЕСКО өчен бик мөһим һәм бу безгә Башкортстанның борынгы тарихны саклау урыны дип санарга нигез бирә, ‒ диде Андрей Назаров.

Кыскача белешмә:

 Шүлгәнташ мәгарәсе — Башкортстанның Бөрҗән районында, Агыйдел елгасының уң як ярында, Шүлгәнташ тыюлыгы биләмәсендә урнашкан. Ул Көньяк Уралдагы бурташ, гипс, доломит кебек тау токымнарыннан торган мәгарәнең иң зурларының, иң матурларының берсе.

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-yas-t-m-iktisad/Sh-lg-ntashni-chit-il-turistlari-da-k-r-se-kil-840510/

 

Читайте нас: