Якты юлдан
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 июнь 2021, 12:08

Иван-чәйне ничек дөрес итеп җыярга?

Иван-чәй яфракларын өстән аска таба сыдырып, сабакның урта өлешенә кадәр җыярга кирәк.

Иван-чәйне ничек дөрес итеп җыярга?
Иван-чәйне ничек дөрес итеп җыярга?

Яфракларның зарарланганнарын, саргайганнарын, корт төшкәннәрен алмагыз, яшьләрен, сутлыларын гына җыегыз.

Яфракларны салып барырга уңайлы булсын өчен муенга, яулык белән бәйләп, чиләк эләргә тәкъдим итәбез. Чиләк яфраклар белән тула барган саен, аларны икенче савытка бушатырга мөмкин.

Өйгә кайту белән яфракларны ак кәгазь өстенә 3-5 сантиметр калынлыкта тигез итеп җәяргә кирәк. Шуннан чималны коры күләгә урынга куегыз. Аны астын өскә әйләндереп, 24 сәгать тотарга кирәк. Бер тәүлек эчендә яфраклар бераз шиңәчәк. Арытаба аны бурсытып киптерергә кирәк булачак.

Әзер чәйне кәгазь капчыкларда караңгы һәм коры урында сакларга кирәк. Шунысы кызык: бер пешергән иван-чәй ике-өч көн буена сихәтен югалтмыйча саклана, диләр. Төсе дә, кара чәйнеке кебек, бик матур булып чыга.

http://baltaci.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/ivan-chyne-nichek-dres-itep-yyarga

 

Иван-чәйне ничек дөрес итеп җыярга?
Иван-чәйне ничек дөрес итеп җыярга?
Читайте нас: