Якты юлдан
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 июнь 2021, 12:53

Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев: "Бу эссе файдага түгел инде"

"Бу эссе файдага түгел инде. Халык сыерларын да көтүгә чыгармый башлады. Кигәвен дә быел бик иртә күренә", – ди Балтач районының Янгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиев. 

Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев: "Бу эссе файдага түгел инде"
Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев: "Бу эссе файдага түгел инде"

Гадәттә, мондый челлә июль урталарында гына була иде. Быел эссе көннәр майдан ук башланды. Алма, чия, сливалар барысы да бер вакытта бик иртә чәчәк атты.   

– Җәйнең эссе киләсе шунда ук билгеле иде, әмма болай ук кыздырыр, дип уйламаган идем. Июль уртасында, урып-җыюга керешер алдыннан була мондый эсселәр. Аны башак пешерә торган эссе дип атыйлар. Яңгыры булмагач, уңыш та аз булыр кебек, былтыргы кебек булмаячак. Печән дә начар булды. Бәрәңге әлегә әйбәт, чәчәк атканда, бер яңгыр булса, август урталарында бер яуса, җитә ул. Җир җиләге дә вак. Слива чәчәк атканда ике көн суытып алды, кортлар оча алмады, слива да юк. Алмалар да күренми. Ә чияләр яхшы. Бу эссе файдага түгел инде. Халык сыерларын да көтүгә чыгармый башлады. Кигәвен дә быел бик иртә күренә, – ди Балтач районының Янгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиев.   

Берничә көннән бу эсселәр сүреләчәк дип тә вәгъдә итте ул, урыны белән яңгыры да булачак икән.

https://matbugat.ru/news/?id=33467

Фото: http://citycelebrity.ru/

 

Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев: "Бу эссе файдага түгел инде"
Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев: "Бу эссе файдага түгел инде"
Читайте нас: