Якты юлдан
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 июнь 2021, 15:10

Кабат бер сыйныф булдык

Ярты гасырдан соң учак янында очрашып, сыйныфташлар вакытны кирегә борды.

Кабат бер сыйныф булдык
Кабат бер сыйныф булдык
Кабат бер сыйныф булдык
Кабат бер сыйныф булдык

Тормышыбыз бер мизгел. Моңа күптән түгел Усак-Кичү урта мәктәбен 50 ел элек тәмамлаган укучыларның очрашуында инандым. Бу күптән, 1971 елда ук булды. Бу вакыт эчендә тормышта күп нәрсә үзгәрде: без яшь идек, илебез Советлар Союзы дип атала иде, урта мәктәп тә башкача - Яңа Васильевска исемле иде.

1971 нче елгы чыгарылыш сыйныф укучыларының очрашуы бик матур урында — Томаш-Елга авылында Рамил Шиһапов исемен йөрткән чишмә янында, кошлар сайравы, чишмә челтерәве  астында узды. Күке безгә алдагы гомер елларын санады. Бу урын матур һәм яхшы җиһазландырылган. Шундук якташыбыз Фәнил Таһир улы Хөснетдиновка әлеге очрашуны уздыруда спонсорлык ярдәме өчен зур рәхмәт әйтәсе килә.

Программаны алып баручы итеп без бер тавыштан безнең җырчы кызыбыз һәм уку ударнигы Роза Муллахмәт кызы Хәсәнованы сайладык. Ул мәктәп кыңгыравы чыңы астында очрашуны ачып җибәрде. Бер минут тынлык белән без бу көннәргә кадәр яши алмаган барлык сыйныфташларыбыз һәм укытучыларыбызны искә алдык. Укытучыларны, директорларны, шулай ук сыйныф җитәкчеләрен мәктәп тормышындагы кызыклы вакыйгалар белән искә алдык. Алар арасында бүген математика укытучысы Рәмим Мәҗит улы Исхаков һәм рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Шәрәфетдин кызы Әһлиева гына исән-сау.

Алып баручы һәр кешегә мәктәпне тәмамлаганнан соң язмышлары, кайда эшләүләре, гаилә тормышы, күпме балалары, оныклары барлыгы һ. б. турында сөйләр өчен сүз бирде. Чыгышлар вакытында сыйныфташыбыз Фәиз Солтановның кызыклы язмышын аерым ассызыклап үтәсем килә. Фәиз Миңнегали улы - фәннәр докторы, УГНТУ профессоры. Ул үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге белән фәндә зур уңышларга иреште.

Бу юбилей чарасын оештырып үткәрүгә Ләйлә Гыйззәтуллина (Хәкимуллина), Зөлфирә Гыйльманова (Әхмәдиева) һәм Роза Хәсәнова (Лотфуллина) зур өлеш кертте. Аларга сыйныфташлары очрашуында катнашучылар исеменнән иң изге теләкләр белән зур рәхмәт. Бергә үткәрелгән вакыт, һичшиксез, киләчәк тормышыбыз һәм биш елдан соң сыйныфташларыбызның яңа юбилей очрашуы өчен позитив импульс булачак.


Рамил ХӘСӘНОВ,
хезмәт ветераны.
Фәиз Солтанов фотолары.

(Тулысынча "Светлый путь" гәзитенең 29 июньдәге 52 санында, "Якты юлдан" гәзитенең 2 июлендәге 27 санында укыгыз). 

Читайте нас: