Якты юлдан
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 июнь 2021, 15:12

Яшен вакытында сак булыгыз

Көчле җил вакытында өйдә калырга, тәрәзәләрне һәм ишекләрне яхшылап ябарга киңәш ителә.

Яшен вакытында сак булыгыз
Яшен вакытында сак булыгыз

Урамда булган очракта, реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән һәм электр тапшыру линияләреннән ерак булырга кирәк. Автомобильләрне зур агачлар янында калдырмаска кирәк.

Яшен вакытында урамда калсагыз, елга, күл һәм буадан ераграк җиргә ятарга кирәк, чөнки су яхшы үткәргеч булып тора.

Машина йөртүчеләргә мөмкин булганча ерак юлга чыкмаска киңәш ителә. Әгәр яшен вакытында машинада, велосипедта яки мотоциклда калсагыз, туктап торырга кирәк, диелә хәбәрдә.

http://maydan.tatar/tatarstanlylarga-yashen-vakytynda-saklyk-charalary-turynda-iske-tosherdeler/

Фото: https://www.marinij.com/

 

 

Яшен вакытында сак булыгыз
Яшен вакытында сак булыгыз
Читайте нас: