Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 Май 2019, 11:49

Бәрәңгене “яшелләндереп” утыртыгыз

Утырту өчен бүлбеләрнең ваграгы һәм уртача зурлыктагысы сайлап алына. Әмма аларны бер-берсенә якын утыртмаска кирәк, чөнки, көчлерәкләре “йомшакларын” кысрыклаячак. Эре бәрәңгене өлешләргә бүләргә була, ләкин аның уңышы азрак җыелыр.

Бәрәңгене баздан чыгарганнан соң, аларны яшелләндерү өчен таратып куярга онытмагыз. Гомумән, сары бәрәңгедән башкалары барысы да агулы үсемлекләр төркеменә карый. Әгәр бүлбеләрне кояш караган урынга таратсагыз, аларда солонин дигән агулы матдә бүленеп чыгачак. Бу агу аларны туфрактагы һәртөрле корткычлардан саклый. Бәрәңгене утыртканчы, аларны көн яктылыгында һава температурасы 12 градус җылылыктан ким булмаган ачык һавада 2-3 атна дәвамында кояш яктылыгында тоталар.


Яшел бәрәңгене утыртырга ярамый, дигән сүз дөрес түгел. Утыртканчы чәчү материалын җылылыгы 4 градустан артмаган урында сакларга киңәш ителә. Бүлбеләр шыта башлагач, тагын да җылырак урынга күчерергә кирәк. Шытым җибәргән бәрәңгене озак сакларга да, кулланырга да ярамый.


Шуны да онытмагыз: шытуга әзер­ләгәнче, бәрәңгене берәмләп тикшерергә, чирлесен һәм чери башлаганын чүпләп алырга кирәк. Бүлбеләрне сортларга аерганда, аларны яхшылап юыгыз. Аннары дезинфикция эшләнә. Аның иң җиңел ысулы — утыртыласы бүлбеләрне 15 минут дәвамында бор кислотасы катнашмасында тоту. Ул 10 литр суга 5-10 грамм исәбеннән салынып әзер­ләнә.

Бу эшне башкарганннан соң, бүлбе­ләрне яхшылап киптерергә һәм җылылыгы 25 градус чамасы булган урында өч көн тотарга киңәш ителә.


Бәрәңге шыттыруның берничә ысулы бар.

Бүлбеләрне дымлы агач чүбенә күмеп шыттыру яхшы нәтиҗә бирә. Моның өчен аларны тартмаларга бер рәт итеп тезеп, өстенә юеш агач чүбе (опилка) тараталар. Тартма бәләкәй, ә чәчү орлыгы күбрәк булса, бүлбеләрне ике рәт итеп тә салырга була. Тартма тулганнан соң, өстенә калын итеп агач чүбе салына.

Тартмаларны аслы-өсле урнаштырганнан соң, өстен полиэтилен япма белән капларга кирәк. Яшь үсентеләр гадәттә 20 көннән соң шытып чыга башлый. Әмма аларның шытым дәвамлылыгы бер айдан артмаска тиеш. Шунысын да онытмагыз: агач чүбе һәрвакыт дымлы торсын.

Читайте нас: