Озын гомер сере саләмәт яшәү рәвеше алып баруда, дигән ул. Аппаз Илиев эчмәгән, тартмаган, дарулар кулланырга тырышмаган. Сәламәт туклануга бик игътибар биргән: бакчасында үскән яшелчә, сөт ризыклары, яңа сауган сөт һәм чишмә суы кулланган.
Илиев тәүлегенә 11 сәгать йоклаган. Яше йөздән арткач та ул бакча һәм хуҗалык эшләре белән шөгыльләнүен дәвам иткән. Россиянең иң озын гомерле кешесе "булганнан канәгать булып, башкалар белән бүлешеп яшәргә" чакырган.