Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 Май 2019, 15:59

8 май - Бөтендөнья Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай көне.

Бөтендөнья Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай көне (World Red Cross and Red Crescent Day) ел саен 8 майда билгеләп үтелә һәм шушы көнне туган Швейцария эшкуары, җәмәгать эшлеклесе һәм гуманист Жан Анри Дюнан (Jean Henriant, 8 май 1828 — 30 октябрь 1910) хөрмәтенә билгеләнгән.

19 гасыр уртасында Дюнан инициативасы буенча беренче тапкыр иреклеләр төркеме төзелә башлый, алар сугыш кырларында яраланучыларга ярдәм итә. Ә 1863 елда аның инициативасы белән Кызыл Хач Халыкара комитетына (International Committee of the Red Cross) нигез салган конференция оештырылды.


Халыкара Кызыл Хачның рәсми исеме 1928 елда Гаагадагы 13нче халыкара конференциядә раслана. Конференциядә оешманың уставы кабул ителә, ул 1952 һәм 1965 елларда үзгәртелә.



Читайте нас: