Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 Май 2019, 13:33

Суган эре булсын өчен нишләргә

Суганны утыртыр алдыннан өч сәгать тозлы суда тотыгыз. Бер литр суга 1 аш кашыгы тоз кирәк. Аннары юып, 2 сәгатькә марганцовкалы суга салыгыз. Ул сугандагы микробларны һәм авыруларны бетерә. Тагын юып, азрак кына киптереп, юеш түтәлгә утыртырга.

Суганны черемәле җиргә утыртырга кирәк. Суган органик ашламага мохтаҗ. Ул җиңел туфрак ярата, балчыклы җирдә үсми. Суганның рәт арасын 15-20 см калдыралар. Орлык суганы үлчәме ягыннан бер төрлерәк булса, әйбәт. Иң яхшы орлык 1 см диаметрдан артмаска тиеш. Шәмәхә суган белән дә шулай ук. Су сибүгә килгәндә, суганга су сибү кирәкми, юкса ул чери.
Читайте нас: