Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 Май 2019, 12:57

Помидор рассадасын ничек утыртырга

Помидор рассадаларын май башында теплицага утыртсаң була инде. Түтәлгә утыртсагыз, бераз соңрак утыртырга киңәш ителә.

Гомумән алганда, помидорлар күчереп утыртуны җиңел кичерә. Бу аның өстенлекле ягы. Шунысына да игътибар итәргә кирәк, помидорны болытлы, яңгыр тамгалап торган көннәрдә күчереп утыртырга кирәк. Алар шунда ук тернәкләнеп, тиз арада үсеп китә, авырып интекми.


Әгәр көннәр яңгырлы булмаса, үсентеләрне кич белән, көн сүрелгәч утыртырга кирәк.


Помидор урынын ел саен алыштыру киңәш ителә. Суны көн саен җитәрлек күләмдә сибәргә кирәк. Помидор үсә барган саен, суга мохтаҗлык булмаска тиеш.


Суны бары тик төбенә генә сибәргә кирәк. Помидорларны утыртып якынча 15-20 көн үткәч, төбен әз генә тирес яки тирес суы белән ашларга мөмкин. Шулай ук помидорларның төбен атнага бер йомшартып өйсәң бик әйбәт була.


“Москвич”, “Монгольский карлик”, “Драгоценность” дигән помидор сортлары тиз өлгерә. Аларны тәрбияләве дә җиңел. “Бычье сердце” (гибрид) сорты төрле чирләргә бирешми. Корылыкта да яхшы үсә.

“Дамские пальчики” – иң әрсез сорт. Салкыннан, яңгырдан курыкмый. Кышлыкка тозлап кую өчен яхшы
Читайте нас: