Җимеш төймәләнә башлаган вакытта түбәндәге катнашманы сибегез: 9 литр суга 1 литр сөт, ярты чәй
кашыгы бор кислотасы, (алдан ярты стакан җылы суда эретегез), 10 тамчы йод салып болгатыгыз. Әлеге катнашма бер үк вакытта авыруларны булдырмаска да булыша, уңыш бирүчәнлекне дә арттыра һәм томатларны баллы итә.
Өч этапта сибәргә кирәк: чәчәк бөресе барлыкка килгәч, чәчәк атканда һәм җимеш бирә башлагач. Әмма шуны истә тотыгыз: фосфор белән тукландыру булмаганда, бор кислотасы начар үзләштерелә. Фосфорсыз гына борны кертүдән мәгънә юк.
Шуңа да, катнашманы сибәргә ике көн кала, калий монофосфаты белән эшкәртегез. Яфракларына сибәр өчен – 10 литр суга 15 грамм, төбенә 10 литр суга 20 гр кушыгыз.