Якты юлдан
+29 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 Май 2019, 14:05

«Орлыктан утырткан бәрәңгегә кортлар да килми»

Чәчү әйләнешен сакламау аркасында да булырга мөмкин, диючеләр бар. Белгечләр исә, бу бәрәңге сортының картая баруыннан, ди. Аларның әйтүенчә, бәрәңге сортын гел «яшәртеп» торырга кирәк. Ничек итепме? Рассада юлы белән. Бакчачыларның тәрәзә төбе болай да кыяр-помидор рассадасы белән тулган, дисездер. Уңган бакчачылар зарланырга ашыкмаска куша. Мәшәкатьле булса да, ул шуңа тора, диләр алар.Бакчачы Гүзәл Голева 25 ел инде бәрәңге үстерү белән шөгыльләнә. Аның кулыннан 50 сорттан артык бәрәңге үткән.

– Дүрт-биш елдан бәрәңгенең токымы бетә, аларда авырулар туп­лана, уңыш бирүе кими, аның аркасында туфрак та авырулар эләктерә. Сортны кабат яшәртеп китү өчен, орлыктан үрчетергә киңәш итәм, – ди ул.

Аныңча, бу мәшәкатьле дә, шул ук вакытта гаҗәеп кызыклы да. Каян орлык алыйм дип аптырарга кирәкми, аларны кибеттә саталар. Төрле сорт­лары бар. Гүзәл Голева Реванш, Императрица, Краса, Лада, Илона, Велина сортларын рассада итеп үстереп караган. Аңа бигрәк тә Реванш сорты ошаган.


– Ул овал формадагы сары, кытыр­шы кабыклы бәрәңге, эче дә сары төстә. Тәме дә ошады, – ди бакчачы.

Бәрәңге орлыгын ул рассада өчен март уртасында ук утырта. Пластик тартмага туфрак тутырып, өстенә кар сибә икән. Кар өстенә орлыкны чәчә дә тартмага поли­этилен пакет кидертә. Бер атнадан үсентеләр күренә дә башлый, ди.


– Пакетны алып ыргытмыйм, җилләтү өчен, көн дә ачып алам. Чын өч яфрагы барлыкка килгәч, пакетны салдырдым. Тартмага әз генә җир сиптем. Үсентеләр тиз үсми. Үткән елны март уртасында утыртып, 15 майга җидешәр яфрагы бар иде. Үсентене бакчама алып барып утырттым. Җирне йомшартып, чүп үләннәреннән арындырып, чокырчык ясадым да аңа бәрәңге рассадасы өчен ашлама салдым. Ашлама итеп бер стакан «Оргавит» (кибеттә сатыла торган ат тиресе), берәр уч мандарин кабыгы (колорадо кортыннан) һәм горчица түбен (жмых) (анысы каты корттан (проволочник), гөмбәчек авыруларыннан) кушып болгаттым. Бәрәңгене башка яшелчәләр үсентесен караган кебек карыйсың, суын сибәсең, чүбен утыйсың, туфрагын йомшартасың, төбен өясең. Минем барысы 23 төп рассада иде. Көз көне инде җиде литр чиләк бәрәңге алдым. Араларында төрле зурлыктагылары бар иде. Аларны кышка сакларга куйдым. Быел бу орлык бәрәңгене утыртачакмын. Бу инде бернинди вирусларсыз, авыруларсыз чиста утыр­ту материалы булып тора. Аларны ун ел утыртып була әле. Беренче өч елда мондый бәрәңгегә колорадо корты да килми. Нык, сәламәт булгач, авырулар белән дә үзе көрәшә. Быел утыртып карасагыз да өлгерәсездер әле, сынап карагыз, – дип киңәшләрен бирде уңган бакчачы.


Узган елны Кукмара райо­ны Түбән Шәмәрдән авылына баргач, Камил Хәмзин дә безгә бәрәңгене рассада юлы белән үстерүен сөйләгән иде. Әмма ул орлыкны сатып алмый, үзе әзерли. Бу орлыклар биш ел саклана ала икән.


«1996 елдан бирле бәрәңге алмасы орлыгыннан әйбәт уңыш бирә торган бәрәңгеләр үстерү белән шөгыльләнәм», – диде ул. Моның өчен алмалы бәрәңге сабагын октябрь аена кадәр корый башлаганчы тота. Бәрәңге алмалары сары төскә керә һәм йомшара. Алмалар бик өлгермәгән булса, аларны җыйгач, тәрәзә төбенә куеп, кояш астына ноябрь аена хәтле саклыйсы, дип тә кисәтте. Алма сары төскә кергәч сулана, орлыклары кабык аркылы күренеп торучанга әйләнә. Шул вакытта ачып, кәгазь битендә киптерәсе, юасы түгел. Язга тикле шулай сак­лыйсы.


Орлыкны бакчага чыгарып утыр­тырга 45 көн кала чәчәсең. Язын тартмага черемәле туфрак һәм агач көле саласың, күп итеп су сибәсең. Орлыкларны 8х8 см аралык белән сибеп чыгасың да өстенә ярты сантиметр калынлыкта туфрак саласың. Су сипмичә генә өстенә пыяла кап­лап куясың һәм җылы урынга урнаштырасың. Тишелеп чык­канчы, су сибәргә кирәкми, чөнки пыяла туфрактагы дымны саклый. Ике яфрагы чыккач, җайлап кына су сибәсең. Сабаклары бик нечкә, егылып китмәсен өчен, 8 см озынлыкта булгач, араларына туфрак сибеп чыгасы була. Көннәр тәмам җылыткач, рассаданы бакчага күчереп утыртасың. Буразна аралары 60 см була. Рассада аралары – 30-35 см. Помидор кебек, болытлы көндә утыртсаң яхшырак. Алма орлыкларыннан үстергән төп сабак бер генә була икән. Яфрак төпләреннән исә ботак­лар күп чыга. Гадәти бәрәңге кебек үк чәчәк ата, бер төптән 8-20 бәрәңге алырга мөмкин. Беренче елны ук 200әр граммлы бәрәңгеләр була, ди Камил абый.

Читайте нас: