Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 Май 2019, 16:19

Чәйләрегез тәмле булсын!

Чәй – эшкәртелгән чәй куагы яфракларын кайнар суда пешереп әзерләнгән хуш исле эчемлек. Чәйнең файдасы санап бетергесез. Аның составында 500гә якын микроэлемент бар. Чәй сусынны баса, көч кертә, баш мие эшчәнлеген яхшырта, организмнан агулы матдәләрне, токсиннарны чыгара, талчыгуны бетерә, хәтта ябыктыра (яшел чәй).

Әзерләү серләре


1. Чәйнектәге су кайнап чыгуга чәй эчәргә була дигән сүз түгел.

2. Чәйне кечкенә махсус чәйнеккә салып пе­шерергә кирәк.

3. Чәйне пешерер алдыннан чәйнекне кайнар су белән чайкарга киңәш ителә.

4. Чәйнеккә чәй салып, өстенә кайнар су агызып, 5-6 минут каплап торсаң, чәй тәмле дә, хуш исле дә була.

5. Көн дәвамында кат-кат пешерелгән чәйнең файдасы юк, зарары гына бар.

6. Һәр хуҗабикәгә 2, 5, 6 саннарын истә калдырырга киңәш ителә. 2 минут төнәтелгән чәйдәге кофеин кәефне күтәрә, 5 минут төнәтелгән чәйнең эфир майлары организмны тынычландыра, 6 минут пешкән чәй иң тәмле, хуш исле чәй санала.


Файдасы


Яңа җыелган чәй яфрагында С витамины лимондагыга караганда 4 мәртәбә күб­рәк, ә яшел чәйдә, кара чәйгә караганда, бу витамин 10 тапкыр күбрәк. Шушы витаминнарга бай булганга күрә чәй кеше организмына уңай тәэсир итә, акыл активлыгын үстерә, арыганлыкны бе­терә, ашкайнатуны яхшырта, күтәрен­келек хисе уята. Дәвалау үзлегенә ия үсемлекләр арасында чәй иң мактаулы урыннарның берсен алып тора.

* Әгәр арысагыз, башыгыз авыртса, дару йотарга ашыкмагыз, бер чынаяк куе чәй эчеп куегыз.

* Әгәр өшесәгез, бер чынаяк чәй сезне җылы­тып кына калмас, салкын тиюдән дә, зарарлы микроблардан да саклар.

* Күз авыртканда аны яңа пешерелгән җы­лы чәй белән юсаң, файдасы тия.

* Бөтнекле чәй йөрәк эшчәнлеген яхшырта, баш авыртуын да баса.

* Салкын тигәндә төрле үләннәрдән кушып ясалган чәйләр дә бик файдалы.


Нинди авырулардан дәвалый?


Күңел болганганда яшел чәйне коры килеш чәйнәргә кушалар. Тире ялкынсынганда, ашказаны җәрәхәте булганда да яшел чәйнең ярдәме зур.

Чәйне җиләк-җимеш­ләрдән, үләннәрдән дә әзер­лиләр. Бөтнекле, мәт­рүшкәле чәйләрне бары­бызның да эчкәне бардыр. Мондый чәйләр авыруларга каршы тору сәләтен арттыра. Аларны “шифалы чәйләр” дип тә йөр­тәләр.

Нарат җиләгеннән ясал­ган чәйне – ревматизм белән авырганда, ә каен җиләге чәен эчеп, бавырда, бөердә таш барлыкка килүдән дәвала­налар.

Чәй көч бирә, йөрәкне тынычландыра, кан басымын түбәнәйтә, салкын тиюдән саклый.

Читайте нас: