Бу токымның ак төстәгесенә өстенлек бирергә кирәк. Андый казларның томшыгы һәм аяклары кызгылт-сарырак төстә, ә күзләре зәңгәр була. Ана казлар – 8, аталары 12 килограммга кадәр җитәргә мөмкин. Бәбкәдән алып үстергәндә, тәрбия яхшы булганда, өч ай эчендә тере авырлыгы 4 килограммга кадәр җитә ала. Йомыркадан чыккан бәбкәләрне беренче өч атнада җылы урында гына тотарга киңәш ителә. Кышка да калдырырга була, алар кышны яхшы кичерә, салкыннарга чыдам.
Бу токым узган гасырның 50 нче елларында тулуз казларын кушып уйлап табылган. Алар йомырканы күп салулары һәм тиз артым бирүләре белән аерылып тора. Хуҗалыгында инкубаторы булучылар да рәхәтләнеп шундый казларны үрчетә ала. Алар сезонда 35-45 йомырка сала. Бу төр казлар үз бәбкәләрен карап үстерү сәләтенә дә ия. Томшык белән аяклары кызгылт-сары төстәге казлар киң түшле, аяклары нык булуы белән җәлеп итә. Гәүдәләре, исеменнән күренгәнчә, соры, түше аксыл соры төстәге йон белән капланган. Бу токымның ите бик тәмле. Ата казларның кайберләре 6,5 килограммга кадәр җитә. Аналары исә 6 кг чамасына кадәр үсә. Ике айлык вакытларында аларның тере авырлыгы 4 кг чамасына җитә ала. Алар төрле табигать шартларында да үсәргә мөмкиннәр, талымсызлар.
Әлеге токым Италиядә бройлер-каз буларак уйлап табылган. Безнең илгә аны 1975 елда Чехословакиядән кертәләр. Бу җиңел токымлы төркемгә керүче казны безнең якларда ак йонлысын асрыйлар. Бу каз күп йомырка салуы белән үзенчәлекле, инкубаторы булучылар өчен кулай. Бәбкәләре бик тиз үсә. 60 көнлек бәбкәләрнең тере авырлыгы 3,5-4 килограммга кадәр җитәргә мөмкин. Үсеп җиткәч, 5-7 килограммга кадәр тартучы бу казларның араларында бүреклеләре дә очрый. Италия токымлы казларның бавыры зур, тәмле. Аны күбесенчә бавыр өчен асрыйлар.
Әлеге казларны селекционерлар берничә төрле токымны кушып “дөньяга” тудырган. Аларның каурыйлары ак, башлары гадәти казларныкыннан зуррак. 7 айга кадәр үстергән очракта, маңгайларында “шеш” барлыкка килә. Киң түшле, зур гәүдәле бу казларның аяклары кыска була. Елына 50ләп йомырка салалар. 9 атналык вакытта бәбкәләр 4-4,5 кг авырлык җыя ала, ә менә ел ярым асраган очракта алар 7-8 кг авырлыкта була. Линда ит токымына керә. 8 айда алар тәмам өлгереп җитә. Бу токым казларның иң зур үзенчәлеге шунда: ашау тиешле дәрәҗәдә булганда, алар йон алмаштырганнан соң да үсә. 40 көнлек булганнан соң үзләрен генә дә су буйларына җибәрергә була. Алар үз-үзләрен якларга сәләтле. Ризыкка талымсызлар. Линда дөньядагы иң яхшы токымнар исемлегенә кертелгән.
Бу токымның соры төстәгесе күбрәк асрала. Ак, ала-колалары да очрый. Гадәттә, аларның арка һәм муен өлешләре кара соры, күкрәк өлеше соры, ә койрык тирәсе аксыл соры төстә була. 5-6 килолы бу казларның аяклары нык, тәбәнәк, кызгылт төстә. Тиешенчә караган вакытта ике айлык бәбкәләренең тере авырлыгы 3,4-3,5 килога җитә. Әлеге токымның ана казы беренче циклда 15-20 йомырка сала. Бу токымны симертү һәм йон өчен асрыйлар, ите дә тәмле. Әмма үстереп сатар өчен кулай түгел, соргылт йоннары каз түшкәсен ямьсезләп тора.
Гадәттә, ата казлар анасына караганда зуррак була. Ә бәбкә сатып алганда аларны ничек аерырга соң? Моның өчен бәбкәләрне аякларыннан тотып асып карарга кирәк. Бәбкә ычкынырга теләп тыпырчына, томшыгын гәүдәсенең яртысына кадәр тидерә икән, бу – ата каз булуын аңлата. Ана каз бәбкәләре башын гына күтәрә.