к очын кисеп, үзагачын карагыз. Ул кара төстә булса, начар, димәк, үзагачны кимерүче корткыч белән зарарланган. Бигрәк тә жимолость, карлыган, крыжовникта була ул. Карлыганның бөреләрен дә тикшерегез, шар кебек кабарып торса, андыйны алмагыз, бу – бөре талпаны бар дигән сүз.
Тагын бер мөһим әйбер: иртә язда сатып алганда, агачларда яфраклар бумаска тиеш. Бөреләр дә ачыла башламаган булсын. Агачны дөрес шартларда сакламаганда гына була ул.
Утыртабыз
Зур гына чокыр казыйбыз да, бер чиләк су салып, туфрак белән катнаштырабыз. Куакны шушы «боламыкка» утыртабыз.
Агачларны утыртканда, чокырны тамырларга карап казыйбыз. Тамырлар чокыр төбендә иркен ятарга тиеш. Чокыр төбенә 1 кг керамзит (дренаж өчен), 100 грамм көл, ярты уч ашлама салып калдырабыз. Барысын бергә бутыйбыз, чокырга бер чиләк су салабыз.
Алмагачны утыртканда, тамыр муентыгы (тамырның кәүсәгә тоташып киткән җире) җир белән тигез булып калсын. Аз гына түбәндәрәк булса да артык зыян булмас үзе, ләкин тигез булса яхшырак.
Привика урыны (ул урында кәүсә аз гына бөкрәебрәк тора) җирдән 3-4 см өстәрәк булсын.
Тамыр муентыгы туфракка күмелсә, ул чери башлый. Кайбер бакчачылар хата ясый: алар агачны утыркач, балчыкны кырыйга этеп, бу урынны ача. Туфрак өслеге тигез булмагач, бу «коега» су тула. Ул да агачны черетә. Әгәр дә инде агач тирәнрәк утыртылса, туфракны кәүсә тирәсеннән тигезләп алырга кирәк.
Алмагач һәм грушаларны утырту өчен урын сайлаганда, агачның һәр ягыннан 2,5 метр буш ара булырга тиеш.
Чияләрнең арасын 3 метр, карлыганны 1,5 метр саен утырталар. Кура җиләгенә 1 метр да җитә.
Карлыганны төньякка авышрак итеп утыртып, бөтен ботакларын да кыскартып кисәләр (астан 2-3 бөре калса, җитә).
Агач-куакларны утырканда, тамырларны җайлап куегыз һәм туфракны катлап-катлап кына салып, тыгызлый барыгыз. Тамырлар арасында бушлыклар калдырырга ярамый.