Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 Май 2019, 12:52

Агач, куак үсентеләрен ничек сайларга

Үсентеләрне сайлаганда тамырларына игътибар итәргә кирәк. Агачларның тамырлары коры булырга тиеш түгел. Үсентеләрнең тамырлары озын булганда кайбер сатучылар аларны кисеп сата. Тамырлары киселгән агачларны алырга киңәш итмим. Кыска тамырлы агачлар озак үсеп китә.

Савытында туфрак күбрәк булган үсентеләрне алыгыз. Карлыган, крыжовник, виноградларны алганда яфрагына игътибар итәргә кирәк. Яфрак агачның карт яки яшь булуын күрсәтә. Яфраклары күп булса, ул картайган, ягъни утыртырга соңга калынган.


Җимеш агачы үсентесе никадәр яшьрәк булса, шулкадәр яхшырак. Агачны безнеке кебек питомник нокталарыннан алырга киңәш итәм. Чөнки бездә үсентеләрнең сорт һәм чәчү сыйфаты турындагы документлар да бар. Үсентеләргә культурасы, сорты күрсәтелгән этикетка ябыштырылган. Мондый сату нокталары ышанычлырак.


Агачларны май ае буе утыртабыз. Агач утырту өчен чокырның киңлеге – кимендә 1 м, тирәнлеге якынча 60 см булсын. Тамырлар чокыр төбендә иркен ятарга тиеш. Үсенте яхшы итеп үсеп китсен өчен черемә кулланырга мөмкин. Черемәне, туфракның өске катламы белән катнаштырып, чокыр төбенә салырга кирәк. Агачларны утыртасы урынга черемәгән тирес салырга ярамый. Ул тамырларны яндыра.

Утырткач та, агач кырыена су сибәр өчен урын ясарга кирәк. Беренче көннәрне агачка 2-3 чиләк су сибәргә киңәш ителә. Җилдә агачлар сынмасын өчен аны берәр таякка бәйләп куярга кирәк.


Читайте нас: