Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 апрель 2019, 16:55

Май

Май аеның исеменнән үк җылылык, йомшаклык бөркелеп тора. Борынгы римлылар елның өченче аен сәүдә алласы Мер­курийның анасы Майя хөрмәтенә “Майус” дип атаган.

Борынгы славяннар бу айны “травень”, “травный”, “цветень”, “майник”, “розоцвет” дип атаган. Бу айның исеме Русиягә Византиядән кергән.


Халык календаре буенча 22 апрельдән башланган “сабан” ае 22 майга кадәр дәвам итә. Аннары “челлә” башлана. Шунысы кызык: “челлә”дән соң “урак ае” килә. “Челлә” ике ай, июльнең 22сенә кадәр дәвам итә.


Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар


1 — Яз һәм Хезмәт бәйрәме;

3 — Кояш көне.

4 — Башкортстанның халык артисты Рәсимә Гайфуллинага 55 яшь.

5 — Башкортстанның халык артисты Гыйният Ушановның тууына 125 ел.

7 — Радио һәм элемтә тармагы хез­мәткәрләре көне;

9 — Җиңү көне;

12 — Бөтендөнья шәфкать туташлары көне;

15 — Халыкара гаилә көне.

18 — Халыкара музейлар көне;

— билгеле язучы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Динис Бүләковның тууына 75 ел.

24 — Славян язуы һәм мә­дәнияте көне.

25 — Филологлар көне;

— “Йоматау” шифаханәсе ачылуга 85 ел.

26 — Русия эшкуарлары көне;

– Химиклар көне;

— Русиянең һәм Башкорт­станның халык артисты Гыймалетдин Минһаҗевның тууына 130 ел.

27 — Гомумрусия китапханәләр көне;

— Башкортстанның атказанган артисты Венер Камаловка 50 яшь.

28 — Чик сакчылары көне;

— күренекле шагыйрь Шәриф Бикколның тууына 95 ел;

— шагыйрә Рәмзилә Хисамет­динованың тууына 70 ел.

31 — Кадер киче;

— Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көне;

— тарихчы, археограф, язучы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Татарстан­ның атказанган фән эшлеклесе Миркасыйм Госмановның тууына 85 ел.

Читайте нас: