Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 апрель 2019, 17:00

«Мәдәни мохит» үсеш ала

«Мәдәни мохит» гомумдәүләт проекты үз эченә түбәндәгеләрне ала: яңа төзелгән һәм капиталь төзекләндерелгән, заманча җиһазланган мәдәният оешмалары санын арттыру, мәдәният өлкәсендә иҗади һәм идарәче кадрларның квалификациясен күтәрү.

Шушы максаттан республикада мәдәният оешмаларының 4 объектын төзү (реконструкцияләү, реновацияләү); кимендә 10000 мәктәп укучысы өчен 4 мәдәни-белем бирү программасы оештыру; 22 мәдәният оешмасын заманча җиһазлар белән тәэмин итү; милли электрон китапханәгә кертү өчен 100 китап ядкәрен санлаштыру; елына бер чарадан да ким булмаган онлайн-трансляцияләрне тәэмин итү һәм аны «Мәдәният. РФ" порталына урнаштыру; мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны (программаларны) тормышка ашыру өчен 2 һәвәскәр иҗат коллективына һәм 12 коммерция карамагында булмаган оешмага дәүләт ярдәме күрсәтү каралган.



Читайте нас: