Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 апрель 2019, 16:56

Май аена халык сынамышлары

Айның башы җылы, матур килсә, икенче яртысы салкын булыр һәм киресенчә.

* Май аенда яңгырлар күп яуса, сентябрь коры килер, һәм киресенчә.


* Шомырт чәчәк атканда һәрвакыт салкыннар көтелә.


* Май салкын килсә, икмәккә бай ел булыр.


* Беренче торналар күренгәч, борчак чәчәргә вакыт.


* Торналар бик еш күренсә – корылыкка.


* Май аенда коңгызлар күп булса, шулай ук корылык көтелә.


* Майның егерме берендә яңгыр яуса, көз яңгырлы булыр.


* Айның соңгы көннәрендә, гадәттә, җиде елга бер тапкыр салкыннар күзәтелә.

Читайте нас: