Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 апрель 2019, 14:34

29 апрель - 5 майга йолдызлар фаразы.

Алсу Нур-Җиһаннан йолдызнамә

КУЧКАР. Диетага утырырга теләсәң дә сабыр итәргә туры килер. Барыбер нәтиҗәсе булмас, кәефең генә кырылыр. Әлегә сәламәтлекне ныгыту комачауламас. Атна башында яңа танышу көтелә. Тормышыңда кискен үзгәрешләр барлыкка килергә мөмкин. Һәр яңалыкка әзер тор.


ҮГЕЗБОЗАУ. Үткәнгә борылып карап, берникадәр нәтиҗә чыгару зыян итмәс. Югыйсә, һаман шул тырмага басасың. Ялгышларны төзәтергә беркайчан да соң түгел. Бүгенге белән генә яшәмә, киләчәккә максатлар куй. Хисләргә бирелмә, акыл белән эш итү күпкә отышлырак. Вәгъдә биргәнсең икән, сүзеңдә тор.


ИГЕЗӘКЛӘР. Бик күп эшләргә туры киләчәк. Күңелеңә ятыш, сәләт-мөмкинлекләреңне кулланып була торган эш сайла. Сиңа, һичшиксез, уңыш елмаер. Берьюлы бөтен нәрсәне колачларга теләп, башлаган эшеңне җиренә җиткермәү куркынычы бар. Шуңа да бер эштән икенчесенә сикермә.


КЫСЛА. Тормышыңны тамырдан үзгәртергә омтылачаксың. Уңышсызлыкка очрап, төшенкелеккә бирелмә. Моңа гаҗәпләнмә, чөнки син үзеңне яңа өлкәдә сынаячаксың. Элек нокта куелмаган мәсьәләләр дә калкып чыгарга мөмкин, аларны вакытында хәл ит, койрык булып йөрмәсеннәр.


АРЫСЛАН. Йолдызлар тормыштан канәгать булып, аның матур якларын гына күрә белеп яшәргә киңәш итә. Шул вакытта гына бөтен нәрсә дә син уйлаганча булачак. Әлегә бераз кыенлыклар туса, алга таба финанс мәсьәләләре уңай хәл ителәчәк. Балалар - үзләренең уңышлары, ә сөйгән ярлар сюрпризлар һәм бүләкләр белән сөендерәчәк.


КЫЗ. Һәрбер эшеңне уйлап эшләргә тырыш. Хәвефле яисә уйланылмаган эшләр, гамьсезлек, теләкләрнең чамадан тыш артык булуы күңелсезлекләргә китерергә мөмкин. Бөтен планнарыңның тормышка ашуын теләсәң, тирә-яктагылар өчен үрнәк бул. Төшенкелеккә бирелмә! Шул вакытта гына эшләрең имин булыр.


ҮЛЧӘҮ. Карьера һәм финанс мөмкинлекләре ачылыр. Үз максатыңа ирешүчәнлек, авырлыклар белән йөзгә-йөз очрашудан курыкмау төп коралың булачак. Тормыш турында төптән уйлый башлаячаксың. Элек кулдан киткән мөмкинлекләр сиңа кабат кайтачак. Дуслар, якын кешеләр хыянәтен кичерергә мөмкинсең.


ЧАЯН. Тормышыңда хәлиткеч борылышлар көтелә. Карьераң чәчәк атачак. Дуслар, гаилә белән мөнәсәбәттә зур сынаулар көтелә. Көнчеллек хисе дә булыр. Аны уңай якка борырга тырыш. Әйтик, бу үзеңне яхшы якка үзгәртү өчен бер этәргеч булсын. Ялгызлыктан качарга кирәк. Фикердәшләр, дуслар табарга тырыш.


УКЧЫ. Синең өчен бу – мәхәббәт атнасы. Шәхси тормышыңны җайга сал, яңа романтик мөнәсәбәтләргә баштанаяк чум. Инде гаиләлеләргә йолдызлар сөйгән ярыңа яңача карарга киңәш итә. Шул вакытта хисләрегез тагын да дөрләп китәчәк.


КӘҖӘМӨГЕЗ. Бу - синең иҗади уңыш чоры. Дисциплина беренче планда торырга тиеш. Төрле тәҗрибәләрдән курыкма. Җитәкчеләр җаваплы, актив кешеләрне ярата, пассив булма.


СУКОЯР. Иске дус яңасыннан яхшырак, диләр – шуны онытма. Хезмәттәшләрең, гаиләң белән мөнәсәбәтләрне яхшырт. Романтик маҗаралар да күп булачак. Гаиләне, финанс ягын ныгыту өчен уңышлы чор.


БАЛЫК. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт. Башкаларның сүзенә колак салып, үзеңә максат итеп куйганнарны эшләсәң, һичшиксез, уңышка ирешәчәксң. Дөньядагы бөтен акчаларны да эшләп табу мөмкин түгел, шуңа да якыннарыңа игътибарлырак бул. Сөйгән ярың белән берлектә төрле ачышлар көтә.

Читайте нас: