Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 апрель 2019, 16:29

Смартфоннар өчен татар кушымталары

Смартфоннар өчен татар кушымталары башта аз санлы һәм начар сыйфатлы булса, хәзер инде күп һәм тематика төрлелеге белән дә игътибарга лаек. Ашарга пешерү, танышу, Коръән укырга өйрәнү, татарча әкиятләр - нинди генә кушымталар уйлап чыгармаганнар. Кайбер кызыклы дип тапканнарын сезгә дә тәкъдим итәбез.

“Анаем”. Җитди мөнәсәбәтләр, гаилә кору өчен оешкан кушымта.
“Татарlove” - тагын бер танышу сайты.
“Татар сүзе” - татар сүзләрен өйрәнү, тел байлыгын арттыру өчен эшләнгән. Һәр көн яңа сүздән башлана.
“Татар теле тренажеры” - татар сүзләрен истә калдыру кушымтасы. Программа ике телдә эшләнгән.
“Татар App” - татарча викторина.
“Татар электрон китапханәсе”– әлеге кушымтада татар китаплары, татар әдипләренең язмалары тупланган.
“Татарча словарь”– татар-рус телендәге сүзлек.
“Тат.Dict”– татарча-русча сүзлек.
“Англо-татарский словарь”– бу кушымта сүзләрне татарчадан инглиз теленә, инглиздән татар теленә тәрҗемә итәргә булыша.
“Татарстан онлайн радио”– бу кушымтада "Татар радиосы", "Күңел", "Курай" радиолары бар. Интернет кушылган булса гына эшли.
“Татарское радио” - "Татар радиосын" тыңлап була.
“Татарская кухня”– татар халкы милли ризыкларын пешерергә өйрәткән кушымта.
“Хәләл гид”: Мәчет, Намаз, Коръән – хәләл гид кушымтасы. Шәһәрдәге хәләл кафеларны табып бирә. Мәчетләрнең урнашкан урынын күрсәтә. Намаз вакытлары күрсәтелә, шулай ук имамга кызыксынган сорауны биреп була.
“Татар Коръән”– татар телендә Коръәннең бушлай тәрҗемәсе.
“Изге Язма” - Библиянең татарчага тәрҗемәсе.
“Шаян Әлифба”– балалар өчен татарча әлифба
“Шурале интерактив 3D сказка”– кушымтасы балаларны Тукай әкияте белән таныштыра. 2-8 яшьлек балалар өчен каралган.
“Семь жемчужин”– әлеге кушымта китаптагы рәсемнәргә булганнарга “җан кертергә” булыша.
"Әлифба"- 0 дән алып 12 яшьлек балалар өчен каралган татарча кушымта.
“Тиз. Яз”– татарча клавиатура. Татар телендә аралашкан кешеләр өчен уңайлы
“Татарская клавиатура”– татар телендә язарга мөмкинлек бирә торган кушымта.
“Мусульманские имена”– бу кушымтада мөселман татар ир-атлар һәм хатын-кызлары исемнәре нәрсә аңлатканы турында языла.
Читайте нас: