Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 апрель 2019, 16:42

Баздан бәрәңге чыгарганда нинди кагыйдәне истә тотарга кирәк?

Сәламәтлегегезне саклау өчен көздән салган яшелчәләрне араларга кирәк.

Күпләр май бәйрәмнәрендә баздан бәрәңге чыгара. Әгәр тычкан кимергән яки тешләгән бәрәңге күрәсез икән, аны юк итегез. Тешләнгән урынны киссәгез дә, аны үзегезгә дә, малларга да ашарга ярамый. Бәрәңге саклана торган базга тычкан төшү – киң таралган күренеш. Шуңа күрә базга төшкәндә битлек һәм перчатка кияргә кирәк.


Тычкан бизгәге – җитди авыру. Аның вирусы коры килеш саклана. Әгәр базда кимерүчеләр кунак булып, үзләреннән эз (сидек, тизәк) калдырган икән, ул һава аша авыру таратучы булып тора.

Читайте нас: