Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 апрель 2019, 17:29

Казаннарга барам әле...

Казан май бәйрәмнәрендә сәяхәт итү өчен Русиянең иң популяр шәһәрләре өчлегенә керде, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Май бәйрәмнәрен Казанда каршыларга теләүчеләр саны елдан-ел арта.
Быел бу җәһәттән Татарстан башкаласы Русиянең иң популяр шәһәрләре өчлегенә кергән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, 1-15 май көннәрендә кунакханәләр 63 процентка тулачак. 1-5 һәм 9-12 май көннәрендә ул 71 процент тәшкил итәчәк. Кунакханәләрдә урын белешеп кую әле дәвам итә, шуңа күрә күрсәткечләрнең тагын да артуы көтелә.
Биредә шуны да әйтик: май бәйрәмнәрендә сәяхәт итү өчен Русиянең иң популяр шәһәрләре бишлегенә шулай ук Санкт-Петербург, Севастополь, Мәскәү, Ярославль дә кергән. Күрүебезчә, Татарстан башкаласы популярлыгы ягыннан Мәскәү һәм Севастопольне узып киткән.
Читайте нас: