Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 апрель 2019, 16:53

15-21 апрельгә йолдызлар фаразы.

Алсу Нур-Җиһаннан йолдызнамә

КУЧКАР. Атнаның беренче өлеше уңышлы булачак. Мөһим эшләрне, эшлекле очрашуларны нәкъ менә шул вакытка планлаштыр. Атна азагына таба энергияң кимиячәк, эшләр авыр бирелә башлаячак. Бу вакытта якыннарың, хезмәттәшләрең синнән таяныч эзләячәк. Бу хәлнең якыннарыгыз арасында кискен мөнәсәбәтләргә китерүе ихтимал.


ҮГЕЗБОЗАУ. Атна җиңел булмаячак. Авырлыкларны җиңәргә элек алган белемнәрең ярдәмгә килер. Син бик күп нәрсәне булдыра аласың, үзеңә карата ышанычны югалтма! Эштә, гаиләдә кискен үзгәрешләр булырга мөмкин. Ләкин бу бер яклап караганда гына үзгәрешләр кебек тоела. Төптәнрәк уйласаң, син һаман шул ук урында таптанасың.


ИГЕЗӘКЛӘР. Атна башы авыр булырга мөмкин. Киңәш бирердәй кешеләр дә яныңда булмас. Борчылма, атна ахырына барысы да тәртипкә килер. Элек башлап ташлаган эшләреңне ахырына кадәр җиткерү өчен дә яхшы вакыт. Бу уңышларыңны башкалар да тиз күреп алыр. Яңа, кызыклы эш тәкъдим итүчеләр дә булыр.


КЫСЛА. Бу атнада эчке сиземләвеңә таянып эш ит. Аның ярдәмендә кайсы кешеләрнең ышанычлы, ә кайсылары юк икәнен аңлаячаксың. Авырлыклар да булачак. Тырышып эшләсәң, проблемаларны җиңел хәл итәчәксең. Язгы боза таянма, дигән гыйбарәне дә онытма. Ышанган кешеләрең ташлап китәргә мөмкин.


АРЫСЛАН. Тырышлыгың һәм үҗәтлегең нәтиҗәсендә күп үрләр яулаячаксың. Очраклы кешеләр ярдәм кулы сузарга мөмкин. Эштә карьера үсеше мөмкинлеген дә кулдан ычкындырма. Атна уртасында яңа эш башларга уңай вакыт чыгачак. Бу гамәлеңне башта тәнкыйтьләргә дә мөмкиннәр, ләкин үз юлыңа тугры бул, уңышка ирешерсең!


КЫЗ. Тормышыңны уңай якка үзгәртү, аны җиңеләйтү мөмкинлеге булачак. Соңгы вакытта күп көч түккән эшеңдә сине тиешле дәрәҗәдә бәяләрләр, мактаулар да көт. Ләкин бу – көндәшләр күбәйгән чор да. Шуңа игътибарлырак бул. Уңышларың турында үткән-сүткәнгә сөйләргә ашыкма.


ҮЛЧӘҮ. Бу атна романтик очрашуларга, кызыклы аралашуларга бай булачак. Үзең дә сизмәстән баштанаяк озакка сузылган мөнәсәбәтләргә чумарга мөмкинсең. Тирә-ягыңда дошманнарга караганда дусларың күбрәк булуын аңларсың. Нинди дә булса эш башларга да уңай вакыт. Ләкин ул тоткарлыклар белән барачак.


ЧАЯН. Әле синең көчле һәм көчсез якларыңны ачып бирә торган вакыт. Килеп туган хәлләрне аек акыл белән уйлап анализла, тиз генә кабынып китәргә ашыкма. Бу атнада үзең һәм башкалар турында алган мәглъүмат киләчәктә хаталар кылмаска ярдәм итәчәк. Эштә дә, мәхәббәттә дә уңышлы чор.


УКЧЫ. Бу атнада йолдызлар синең яклы. Димәк, нинди генә эшкә алынсаң да, уңышка ирешәчәксең! Карьера үсеше мөмкинлеге дә булачак, хезмәт хакы да артырга мөмкин. Синең һәр вакыйгага карата үз фикерең бар, нәкъ шул һөнәри яктан үсәргә ярдәм итәчәк тә инде. Гаиләң өчен дә төп терәк булуыңны онытма.


КӘҖӘМӨГЕЗ. Ниндидер очраклар синнән тәвәккәллек таләп итәчәк. Авырлыклардан куркып калма, сиңа, һичшиксез, уңыш елмаячак. Көтелмәгән кешеләр ярдәм кулы сузачак. Берәр сорау белән мөрәҗәгать итсәң, дусларың да кире борып җибәрмәячәк.


СУКОЯР. Эштәге төрле проблемаларны нәкъ менә бу атнада хәл итеп булачак. Кайберләрнең бу атнада кереме артачак, акча китерүче эшлекле килешүләр төзеләчәк. Ләкин атна ахырында игътибарлы бул, ул чор авыргарак туры киләчәк.


БАЛЫК. Син үзеңә карата артык таләпчән, шуның аркасында күп кенә максатларга вакытында ирешә алмыйсың. Эшне үз көчеңә карап кына ал, артык йөк күтәрмә. Гаиләдәге мөнәсәбәтләрдә исә барысы да тыныч булачак. Элекке аңлашылмаучанлыклар да хәл ителәчәк.





Читайте нас: