Германия территориясендә 14000гә якын шундый лагерь эшләгән. Аларда 11 миллионга якын кеше һәлак булган. Бу җанны тетрәткеч куркыныч саннар. 11 апрельдә бу куркыныч урыннардагы кешеләрне азат итү зур вакыйга итеп билгеләп үтелә. Шулай ук бу көнне Икенче бөтендөнья сугышы чорында нацистлар кулыннан һәлак булган барлык кешеләр дә искә алына.