Европада беренче тапкыр шырпы 1530 елда искә алына. Мөгаен, "ут таякчыкларын " Кытайда булган сәяхәтче алып кайткандыр. "Утлы таякчыклар» ның киләчәк язмышына фосфор һәм бертолет тозы ачылу йогынты ясады.
1831 елда Франциядә яшь студент Шарль Сориа фосфор шырпы уйлап тапкан. Шырпы теләсә нәрсәгә ышкылганда, тиз кабынып киткән. 1833 елның 10 апрелендә ул шырпы башын ак фосфорны сары катнашмага алыштырган. Нәкъ менә бу көнне шырпының туган көне, дип саный башлаганнар.