Якты юлдан
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 апрель 2019, 15:19

Урамда апрель, бакчага ашык

Апрель аенда кояш көннән-көн югарыга күтәрелә, көннәр дә ныклап җылыта башлый. Акрынлап бакча эшләре дә арта бара.

Кар эреп, җирләр кибә башлауга ук агачлардагы кимерүчеләргә каршы куелган материалларны алыгыз. Кәүсә һәм ботаклардагы кабыкны кырып чистартыгыз, аларны известь яки акшар белән агартып чыгыгыз.


Агачлардагы көзен калган җимешләрне дә коеп төшерергә кирәк булыр, чөнки алар җимеш череге яки монилиоз кебек авыру чыганаклары булып тора. Алар бакчага таралмасын өчен, кабыкны кыргыч белән кырганда, җиргә пленка җәегез. Күләгәле урыннардагы карны исә тизрәк таратып ташлагыз.


Апрельдә алмагач, груша, слива, чияне утырта аласыз. Җир яхшы җилләп өлгерсен өчен, чокырларны агачлар утыртуга ике атна кала казып куялар. Һәр чокырга ике-өч чиләк черемә яки таркалган торф-тирес компосты салыгыз. Минераль ашламалар кертергә кирәкми. Аларның үсемлекнең җайлашып үсеп китүен кыенлаштыруы ихтимал. Кипшенгән үсентеләрне утыртыр алдыннан аларны бер-ике тәүлек суда тоталар. Утыртканнан соң, һава торышының нинди булуына карамастан, һәр ояга ике-өч чиләк су салыгыз.


Карлыган, крыжовник һәм кура җиләге утыртылган җирне исә чүп үләннәрдән чистартыгыз. Куакларга, төрле авырулардан профилактик чара буларак, ун литр суга өч йөз грамм исәбеннән нитрафен сиптерәләр.


Айның икенче яртысында, көннәр җылы торса, редис, кишер, шалкан, тырма һәм суган чәчә аласыз. Ә менә чөгендерне туфрак тәмам җылынгач кына чәчәргә кирәк.

Читайте нас: