Якты юлдан
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 апрель 2019, 15:30

БҮГЕН – ХАЛЫКАРА АШ КӨНЕ

Төптән уйлап карасаң, ашка мондый зур хөрмәт күрсәтү юкка түгел икән бит: аның бай тарихы Борынгы Кытай дәүләтенә барып тоташа. Безнең эрага кадәр 100 ел элек ашка охшаган ризык кайнатыла башлый.

Беренче булып «soupe» дигән француз сүзе барлыкка килгән. Бу — ашның асылын аңлатуга иң якын килгән беренче төп аңлатма була. Безнеңчәгә тәрҗемә иткәндә шулпада чылатылган ипи дигәнне аңлата.


Борынгы заманда ашны пешерү, табынга бирү проблема булып саналган, чөнки кайнар шулпа өчен ныклы савыт-саба булмаган. Аларны уйлап табуга хуҗабикәләрнең аш әзерләү процессы бермә-бер җиңеләя.


Европада, Рәсәйдә ашлар 18нче гасырда гына киң таралыш ала. Тик бу инде дөрес формалашкан аш була. Озак та үтми ашны бар дөнья пешерә башлый.


Рәсәйдә аш башта “похлебки” дип атала. Ә “аш” термины Петр I идарәсе вакытында кабул ителә. Ит, балык, яшелчә шулпаларын халык аеруча да ярата.


Милли кухняларда бу азыкның йөзләгән рецепты бар. Җәен дә, кышын да аш ашыйбыз бит. Табиблар хәтта авырганда да шулпа эчәргә куша: аның файдалылыгын бу тагын бер кат дәлилли. Гадәттә, әти-әниләр балаларына аш ашата алмый тилмерә. (P.S.: Балалар, бер дә юкка киреләнәсез! Аш ашказаны эшчәнлеген яхшырта, ферментлар барлыкка китерә). Тик майлы ашлар белән артык мавыкмау кирәк.


Ә үзебезнең татар халкына килсәк “токмач ашы” бер азыкка да баш бирми. Һәр Коръән ашында, юбилей-туган көннәрдә беренче итеп токмач ашы чыгарыла.
Читайте нас: