Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
4 апрель 2019, 16:07

8-14 апрельгә йолдызлар фаразы.

Алсу Нур-Җиһаннан йолдызнамә.

КУЧКАР. Ниятләрне чынга ашыру өчен уңай вакыт. Бик тә перспективалы атна. Мөһим карарларны да атна башында кабул итәргә тырыш. Атнаның икенче яртысында кичектергесез эшләр килеп чыгарга мөмкин, әзер бул.
ҮГЕЗБОЗАУ. Синең өчен чып-чынлап тылсымлы атна булыр бу. Нәрсә турында хыяллансаң да, тормышка ашар. Шулай да бик үк иркенәеп китәргә ярамас. Эштә киеренкелек булуы ихтимал. Яз бит, барысына да өлгерергә кирәк.
ИГЕЗӘКЛӘР. Рухи киеренкелеккә, ыгы-зыгыларга әзер тор. Үзеңне вулкан өстендә яшәгәндәй хис итәрсең. Шулай да артык борчылма. Тыныч булсаң, күп кенә проблемалар бөтенләй көлкеле кебек кенә күренер.
КЫСЛА. Шикле гамәлләрдән, бәхәсләрдән саклан. Әгәр дә үзеңә карата игътибар җәлеп итәргә өметләнәсең икән, ул фәкать тырыш хезмәтең нәтиҗәсендә генә булырга мөмкин. Атна ахырында ниндидер бер кызыклы кеше белән очрашу көтелә.
АРЫСЛАН. Бер яктан көчеңнең артуын тоярсың, икенче яктан, эшләрең гел бер урында таптанган кебек тоелыр. Синең белән кызыксынучылар бар, шуңа күрә гел формада булырга тырыш. Ниндидер бер мөһим мәгълүматны белми калуың ихтимал, игътибарлырак бул.
КЫЗ. Тормыш шартларыңны яхшырту белән мәшгуль булырсың. Планнар кору өчен яхшы вакыт. Ел башыннан ияреп килгән элекке проблемалар җиңел генә хәл ителерләр. Ансат юл белән генә акча табу мөмкинлеге чыгар.
ҮЛЧӘҮ. Сүзе үтә торган танышларыңның ярдәмен тоярсың. Эштә дә үзеңне күрсәтү өчен яхшы форсат чыгачак. Дәрәҗәлерәк вазыйфага күчүең ихтимал. Тормышка аек акыл белән кара, буш хыяллар корудан тукта.
ЧАЯН. Әлегә кадәр читкә куеп килгән эшләрне төгәлләми булмас. Күмәк башкарыла торган эшләрдә катнашмый тор. Түрәләр һәм җитәкчеләр белән очрашу өчен дә кулай вакыт түгел. Ә менә көнкүреш мәсьәләләре бик җайлы хәл ителер.
УКЧЫ. Әлегә зур вакыйгалар көтелми. Көчеңне бушка сарыф итүдән саклан, шикле кешеләр белән аралашмаска тырыш. Тормышка карашың үзгәрү нәтиҗәсендә ниндидер бер канәгатьләнү хисе кичерерсең.
КӘҖӘМӨГЕЗ. Күңелле вакыйгаларга, кызыклы очрашуларга бай атна. Яхшы хәбәр ишетерсең. Тормышыңда яхшы үзгәрешләр булуы ихтимал. Яңа эшләр башлап җибәрсәң, отарсың. Хезмәттәшләрең алдында абруең артыр.
СУКОЯР. Ирешкән дәрәҗәңне саклап калыр өчен тырышырга кирәк булыр. Теләкләреңне мөмкинлекләрең белән тәңгәлләштерсәң, эшләрең майлаган кебек барыр. Шулай да мөһим эшләрне атна ахырына калдырма.
БАЛЫК. Мондый уңышлы атнаны әле синең күргәнең дә булмагандыр. Шулай да мөһим карарлар кабул иткәндә, көчеңне дөрес бәялә. Авырлыклар килеп чыгар кебек күренсә дә, курыкма. Алар – вакытлыча гына.
Читайте нас: