Фитофтороз авыруын булдырмас өчен, помидорларны элекке урынына өч елдан соң гына утыртырга ярый. Рассада вакытында, 20 см булып үскәч һәм биш-җиде чын яфрагы чыккач, тамырын ныгытырга кирәк. Моның өчен бер процентлы бордо сыекчасын сибегез. Аннары җимеше өлгерә башлаганчы һәр ике атна саен кабатлап торыгыз.