Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 апрель 2019, 12:48

Үзегез теләгәнчә яшәгез

Тормыш юлыгызны дөрес сайладыгызмы? Ачыклап карыйк. Әгәр дә көн саен уянганда энергиягез ташып, башыгызда иҗади идеяләр кайнап тора икән, димәк, сез дөрес юлда. Ә инде будильникка олы нәфрәт, кырылган кәеф белән уянсагыз, эшне алыштырырга вакыт җиткән. Үзгәрешләрне нидән башларга?

1. Бала чагыгызда ниләр белән мавыга идегез? Шуңа җавап табыгыз һәм кәгазьгә үзегезне иң нык кызыксындырган өч шөгыльне языгыз. Алар сезгә киләчәкне корырга ярдәм итәчәк.


2. Ә хәзер яраткан 20 шөгыльдән торучы исемлек төзегез. Бу исемлеккә хәтта тәмле ашарга ярату да керергә мөмкин. Исемлек әзер булгач, аны аналитик күзлек­тән карап чыгыгыз, күпчелекне тәшкил итүче эш төрләрен табыгыз. Бәлки, сез башкаларга ярдәм итәргә яратасыздыр? Әллә инде спорт белән бәйле эшләр күбрәкме? Яисә тынычлык, утырып эшләүне таләп итү күңе­легезгә якынракмы? Исемлек сезгә яраткан эшегезне табарга ярдәм итәчәк.


3. Янәшәгездә нинди кешеләр яшәвен теләр идегез? Күз алдына китерегез: уянасыз, ә дөньяда барлык кешеләр идеаллашкан, сез теләгәнчә үзгәргән. Нинди алар? Бу хакта уйлагыз, языгыз. Үзегездә мондый сыйфатлар бармы?


4. Әгәр дә биш гомер яши алсагыз, һәр гомерегездә сез кем буласыгыз килер иде? Әйтик, бер гомерегездә — галим, икенчесендә — күп балалы гаилә башлыгы, өченчесендә бакчачы буласыгыз килә. Кайсысы ныграк ошый? Ә өлешчә берләшт­е­реп буламы?


5. Кәгазь, ручка алыгыз һәм үзегезнең идеаль көнегезне уйлап табыгыз. Кайда, нинди өйдә уянасыз, янә­шәгездә кем ята, иртәнге ашыгызга ниләр бар, нинди кием киясез һәм нәрсә эшлисез? Тартынмыйча, иркенләп языгыз, хыялыгызны тулысынча эшкә җигегез. Сез теләгән­нәргә акча да, вакыт та, сәләтегез дә җитә дип уйлыйк. Исемлек әзер булгач, хыялларыгызны өч төркемгә бүлегез:


* Боларның кайсысы сезгә һава кебек кирәк.


* Нәрсәсез яшәп була, әмма сез аны бик телисез.


* Булмаса да ярый.


Менә шуннан соң иң-иң мөһимнәрен сайлап, үзегез теләгәнчә яши башлагыз.

Читайте нас: