Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 апрель 2019, 14:59

Ни өчен итне юарга ярамый?

Итнең кибет киштәсенә килеп эләккәнче кайда ятканлыгын белмәү барыбызны да куркыта. Сатып алынган иттәге бактерияләрне һәм пычракларны юып төшерү иң дөрес алым кебек.

Ләкин итне су белән чайкаганда бөтенләй кире нәтиҗә барлыкка килә: микроорганизмнар тизрәк тарала һәм активлаша.


Шулай ук иттән юылып төшкән кайбер бактерияләр савыт-сабада яки раковина өслегенә калырга мөмкин. Бактерияләрне юып бетерү гаять авыр, ә алар белән зарарланган урыннар ризык белән агулану китереп чыгарырга мөмкин.


Итне юу аның тәменә дә тискәре йогынты ясый. Су ит өслегендәге молекула составын боза. Мондый итне табада кыздырырга теләсәгез, ул матур төскә кереп пешмәячәк, шулай ук тәмен дә югалтачак.


Итне туңдырыр алдыннан да юарга кирәкми, болай эшләгәндә аның саклану вакыты кими.


Итне юарга ярамагач нәрсә эшләргә соң? Ит кисәген кәгазь сөлге белән сөртеп алыгыз. Шуннан соң итне пешерергә була, кайнар эшкәртү вакытында иттә булган барлык бактерияләр дә үлеп бетәчәк.


Ләкин, әгәр дә иттә сөяк кыйпылчыклары, сыланып калган пычрак бар икән, аны салкын суда чайкап алырга була. Моны бик сак, суны артык чәчрәтми генә эшләргә кирәк. Соңыннан итне кәгазь сөлге белән корытып алыгыз. Кулларыгызны һәм раковинаны яхшылап юыгыз.

Читайте нас: