Якты юлдан
0 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 апрель 2019, 13:56

Елмаегыз, көлегез, Файдасы күп, белегез!

1 апрель – Көлке көне. Аны икенче төрле “юләрләр көне” дип тә атыйлар. Ул дөньяның күпчелек илләрендә билгеләнә. Б

Бу көннең тарихка кереп калуын Григориан календарена күчү белән аңлаталар. Аңа караганда, 1564 елда француз короле Карл IX указы белән Яңа ел 1 апрельдән 1 гыйнварга күчерелә, ләкин халыкның бер өлеше 1 апрельдә дә бәйрәм итүен дәвам итә.


Тарихтагы иң зур шаяру 1860 елның 1 апрелендә Лондонда була. Әлеге көнне йөзләгән кеше Тауэрда ак арысланнарны юындыру тантанасына чакыру ала. “Апрель юләрләре” Тауэр капкасы янында иртәдән кичкә кадәр “тантана” башланганын көтә. Ниһаять, аларның алдануы билгеле була.


Франциядә бу көнне кешенең аркасына сиздермичә генә кәгазь балык эләктереп куялар. Австралиядә көнне кычкырып көлүдән башлыйлар. Иртән-иртүк радиодан кукумарра дигән кошның кычкыруы яздырылган язманы уйнаталар. Аның тавышы бертуктаусыз көлүгә охшаган.


Германия һәм Австриядә 1 апрельне уңышсыз көн дип санаганнар.


Русиядә Көлке көне беренче тапкыр 1703 елда уза. Ул көнне Мәскәү урамнарында игълан таратучылар халыкны зур чарага чакыра. Тиешле вакытка җыелып, пәрдәләрне ачканнан соң, халык: “Беренче апрель – беркемгә дә ышанма!” дигән язуны укый. Шул елдан башлап Русиядә шушы көнне ел да халыкта бер-берсен алдау, шаярту гадәте кереп кала. Совет чорында авылларда күршеләрне салкын мунчага җибәрү, кибеткә теге яки бу дефицит әйберләр кайтуы белән алдаганнар, бүгенге көннәрдә исә алдашуда фантазияләр шактый бай.


Көлүнең гомерне озынайтуы, сәламәтлеккә уңай йогынты ясавы билгеле. Шуңа күрә Көлке көнен елның һәр 365 көнендә уздырыйк!

Читайте нас: